Исерек килеш кабат машинага утырган

2016 елның 23 сентябре, җомга

Исерек килеш кабат машинага утырган

Арча шәһәрендә туган, хәзер Лаеш районында яшәүче Раил Исмәгыйлев ике тапкыр исерек килеш машина белән идарә иткәндә тоткарлана.

Исмәгыйлев 2015 елда бер тапкыр эләгә инде, аңа 30 мең сум штраф салына, 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Әмма ул тиешле нәтиҗә ясамый, быел 2 июль төнендә исерек хәлдә “ВАЗ–21140” машинасы белән йөрергә чыга. Аны Кызыл Яр авылында полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

6 сентябрьдә җәмәгать суды Исмәгыйлевны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган (элек шундый ук хокук бозган өчен административ җәзага тартылган кешенең исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе) җинаятьне эшләүдә гаепле дип тапты. Судның хөкем карары нигезендә аңа 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде, шулай ук 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокуроры урынбасары,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International