Махсус җиһазлы булдылар

2016 елның 23 сентябре, җомга

Махсус җиһазлы булдылар

“Арча” спорт мәктәбендәге тхэквондо сыйныфының уңышлары турында еш язабыз. Районда яшь буынның тырышлыгын, ярышларда алдынгы урыннар алулары турында ишетү райондашларыбызга да күңелледер. Тхэквондо сыйныфына йөрүче балаларны әлеге спорт серенә шушы өлкәдә озак еллар бар күңелен биреп эшләүче Газинур Борһанов төшендерә.

Яңа уку елы башлангач, тхэквондо белән шөгыльләнергә теләп килгән балалар күп була, тик һәммәсе дә ныклап шөгыльләнеп китә алмый: кемнеңдер вакыты чамалы була, кемгәдер биредәге таләпләр ошамый, тагын башка сәбәпләр табыла, шулай итеп сафлар әкренләп сирәгәя. Иң чыдамнар, көчлеләр, булдык- лылар гына кала. Ә спорт, кайсы гына төрен алма, шундыйларны ярата. Менә шул чакта китми калсаң, тхэквондоны мәктәпне бетергәнче юлдаш итәсең инде. Әле киләчәгең өчен дә ярдәме зур булачак. Газинур Борһановның укучылары арасында, мәсәлән, тренер булып эшләүчеләр шактый, бер укучысы тренер булып эшләп тәҗрибә туплап, хәзер Бөтенсоюз категориясендәге хөкемдар, тагын берсе — Алинә Шәймәрданова Арча мәктәпләрендә тренер булып эшли. Саный китсәң, шактыйдыр әле алар. Газинур яшьлегендә бу спорт төре белән үзе өчен генә дигән максат белән шөгыльләнә башлаган. Үзбәкстандагы остазының “Син бу спорт төрен өйрән, Татарстанга кайткач ныклап шөгыльләнә башларсың”, — дип юравы юш килә. Безнең якларга кайткач, 1994 елда Арчаның өченче мәктәбендә ул тхэквондо түгәрәге оештыра. “Чыннан да, тренерымның сүзе рас килде. Элек укытучы да булып эшләдем, хәзер хезмәтем биредә гел шушы төр белән генә бәйле”, — ди ул.

Балаларның көндәлек режимындагы ике сәгать вакыт биредәге шөгыльләргә багышлана. Атнага биш көн дәвамында. Балалар һәммәсе теләп йөри. Улын көтеп йөрүче бер әти белән сөйләшәбез: “Зур Бирәзәдән Радик Минҗанов булам. Улым Рәсимне көн саен йөртәм. 6 яшендә йөри башлаган иде, хәзер 12 яшен тутырды инде. Зур Бирәзәдән тхэквондога малайлар күп йөри иде ул чакларда, Рәсим дә үзеннән өлкән малайларга кызыгып йөри башлады. Үзенең теләге булмаса, баланы мәҗбүр итеп булмый. Бирегә йөри башлагач, улыбызда үз–үзенә, ышану хисе, тәвәккәллеге артты”, — ди ул.

Шөгыльләнүчеләр арасында бер кыз бала да бар. Ир балалар кебек үрмәләп югарыга да менеп китә, сикерә дә торган бу кыз 11 яшьлек Рамилә Гарифҗанова булып чыкты. “Монда туганнан туган абыем йөри. Аның сөйләшүләренә кызыгып, минем дә киләсем килде. Биредә малайларга хас атмосфера, сугышы хәрәкәтләре ят түгел, чөнки характерым малайларныкы кебек”, — ди Рамилә.

Арчада тхэквондо федерациясен ике ел эшмәкәр Илфат Закиров җитәкли. Аның да улы Алмаз 7 ел инде бирегә йөри. “Шөгыльләнү балаларның укуына да уңай йогынты ясый. Тренер Газинур Борһанов балаларны тәрбияле булырга да өйрәтә. Уңышлар да еш елмая безгә, узган ел гына да әллә ничә тапкыр республика күләмендәге ярышларда алдынгы урыннар алып кайттык. Арада күрсәткечләре белән республиканың җыелма командасына керерлек балалар бар”, — ди Илфат Закиров.

Тхэквондо белән шөгыльләнүчеләрнең зур, иркен бүлмәләре бар. Бүген махсус җиһазларга да ия булдылар. Тхэквондо өчен спорт җиһазларын чит илдә яшәүче татарстанлы Олег Киселев бүләк иткән. Бүген шул бүләкләрне тапшыру тантанасында аның ярдәмчесе Денис Алексеев катнашты. “Олег Викторович үзвакытында авыр атлетика белән шөгыльләнгән һәм хәзер аның спортны үз иткән балаларга ярдәм итәсе килә. Казанның берникадәр спорт сөюче балаларына һәм Арча балаларына ярдәм итә алуыбызга без шатбыз, — ди Денис. — Арчалыларга киләчәктә дә булышырга ниятлибез — балаларга спорт киемнәре алып кайтачакбыз, Арча районының үз спорт формасы булачак. Спорт сөйгән балалар сәламәт булып үсә, фикерләре төпле була, уңышларга ирешә. Аларга максатларына, зур уңышларга ирешүләрен телим”.

Әлбәттә, уңышлары күп булыр әле аларның. Чөнки хәзер махсус җиһазларны көн саен киеп, тотып карыйсы, шөгыльләнәсе килеп кенә торачак. Чыныгасың да, күнегүләр дә уздырасың, бер үк вакытта ярышларга да әзерләнәсең. Тырышлыклары әрәмгә китмәс. Әнә никадәр кеше аларга зур өметләр баглый бит.

Розалия Зиннәтова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International