Арчада бәрәңге заводы төзү башланды

2016 елның 23 сентябре, җомга

Арчада бәрәңге заводы төзү башланды

21 сентябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында Арча районында бәрәңге эшкәртү заводы төзүгә багышланган киңәшмә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды.

Киңәшмәдә булачак заводның инвесторы, Яшел Үзәндәге “Даль–Кама” ит комбинаты идарәчесе Гоча Кварцхелия, Голландия белгечләре чыгыш ясады.

Завод Арча шәһәрен әйләнеп үтү юлындагы күпергә килеп җиткәндә уң яктагы басуда төзелә. Аның беренче чираты 2018 елның 1 сентябренә эшли башларга тиеш. Башта елга 60 мең тоннага кадәр, икенче һәм өченче этаплары сафка кергәч 120–130 мең тоннага кадәр бәрәңге кабул итәчәкләр.

Бәрәңгедән фри, бәрәңге кисәкләре, крахмал әзерләнәчәк. Калдыклар мөгезле эре терлекләргә ашату өчен әйбәт азык, диделәр.

Чимал белән тәэмин итү мөһим мәсьәләгә әверелә. Авыл хуҗалыгы ширкәтләренә, фермерларга, шәхси хуҗалыкларга әлеге ашамлыкларны әзерләүгә яраклы бәрәңге сортлары өләшәчәкләр. Бәяләр турында аерым җыелып сөйләшәбез, диделәр.

Завод вак бәрәңгене дә кабул итәчәк. Иң мөһиме – 200 кеше эшле булачак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов элегрәк елларда районда 7 мең гектарга якын бәрәңге игелүен әйтте. Үзебездә завод та төзелгәч бәрәңге игәргә теләүчеләр артырга тиеш.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International