Вакытында түлисеңме?

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Вакытында түлисеңме?

1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр торак–коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән акчаларны эзләп алу айлыгы бара. Суд приставлары рейдлар үткәрә. Шундый рейдларның берсендә катнашырга туры килде. Рейдта суд приставлары–башкаручылар Римма Заһидуллина, Зөлфия Гарипова, “Идарәче компания” җитәкчесе Алмаз Әхмәтханов катнашты.

Арчаның М. Горький, Банк, Гагарин, Космонавтлар, Мәктәп, Кызыл Бистә урамнарында йөрдек. Кызганыч, хуҗаларның берсен дә өендә туры китерә алмадык. Әллә өйләрендә булып та, ишекләрен ачмадылар. Бик мөмкин. Ишек “күзе”ннән карыйлар да, эшнең нидә икәнен чамалап алалар. Мондый очракларны да күрергә туры килде. Ә барыбер дә суд приставларыннан качып котылып булмый- дыр. Әҗәте булганнарның эшләре судта карала. Суд карарын үтәттерүчеләр–суд приставлары бирәчәк акчаларны эзләп алалар. Хезмәт хакы, пенсия, банк исәп- ләрендәге акчаларның 50 процентына кадәр тотып калырга хокуклы алар. Әҗәте күп булганнарга Россия чигеннән чыгарга да рөхсәт юк.

Кызыл Бистә урамының күп фатирлы 68а йортында яшәүченең ишеген шакыгач, күршесе чыкты.

— Өйдәләрме? — дип сорыйбыз.

— Алар берәүгә дә ишекләрен ачмыйлар, — дип җавап бирде күршесе. Суд приставлары суд приставы бүлегенә чакыру кәгазе калдырыр- га мәҗбүр булдылар.

Гагарин урамындагы баракта яшәүче гаилә ишеген ачмагач, күршесе чыкты.

— Алар аерылыштылар, — дип хәбәр итте ул. — Фатирда күренгәннәре юк.

Космонавтлар урамында бик матур йортның капкасын ачып, ишегалдына уздык. Мондагы матурлык сокландырыр- лык иде.

Барлык белән яшәүче бу гаилә ничек торак–коммуналь хезмәтләргә түләми икән, дигән сорау туды күңелдә. Бу йортта суд приставлары эзләгән кеше яшәми булып чыкты. Ничек ялгышлык киткән — аңлашылмый. Башка рейд вакытларында “Монда сез эзләгән кеше яшәми”, — дип алдап чыгарган очраклар булгалаган. Шунлыктан хуҗаның паспортын карадылар.

Мәктәп урамының күп фатирлы йортында яшәүче эшмәкәр турында: “Базарда сату итә, акчасыз кеше түгел, түләргә мөмкинлеге бар”, — диделәр. Әмма күпме генә шакысак та, ишек ачучы булмады. Урамнан ияреп кергән песи дә безгә сырпаланып карады да, хуҗасы ишеген ачмагач, нәүмизләнеп калды.

Суд приставлары рейд-лар вакытында торак–коммуналь һәм башка хезмәтләргә түләмәүчеләр милкенә арест салалар. Ул булырга мөмкин телевизор һәм хәтта машина, йорт, фатир! Районда андый очраклар бар. Ә кайбер эчкечеләрнең өендә арест салырлык әйбер дә булмаска мөмкин. Хәзер телевизордан күреп беләбез, юлда суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бирәчәге булган машина хуҗаларын туктаталар. Мондый программа безнең районда да кулланыламы? Бу турыда Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Лилия Шиһабетдинова белән дә сөйләштек.

— Әлегә юк, — дип җавап бирде ул. — Юлда баручы машинаны туктату өчен әҗәтлене күрсәтә торган махсус аппарат бар. Әлеге аппарат белән эшли торган программалы комплекс “Юл приставы” дип атала. Аппарат күрсәтүе буенча машина туктатыла. Машинага хәтта арест салынырга мөмкин.

Эшләр тирәнгә китмәсен өчен түләүләрне вакытында башкарырга кирәк шул. Бер айныкы гына калса да, киләсе айда түләргә кыен.

Румия САТТАРОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International