Районда зур җинаятьләр булмавы сөендерсә дә, ваклары очрап тора. Август ахыры, сентябрь башында Арча эчке эшләр бүлегенә кергән шикаятьләргә күз төшерсәң, аларның күбрәге гаилә низаглары белән бәйле. Килене кайнанасын, исерек хәлдәге әтисе балигъ булмаган яшьтәге улын, Югары Мәтәскә авылында ир хатынын, Иске Чүриледә улы әтисен кыйнавы турында хәбәрләр алынган. Ире хатынына үтерү белән янаган.
17 августта кичке дүрттә шәһәрнең Мәктәп урамында, 28нче йорт ишегалдында кычкырышып китеп, Н.ның башына сукканнар, шуның белән аның сәламәтлегенә зыян китергәннәр. Гаепле кеше билгеле. Тикшерү эшләре бара.
Бу вакытта караклар да йоклап ятмаган, үзләренең “кара” эшләрен башкарган. 1 сентябрьдә шәһәрнең Подгорная урамы, 10нчы йортка, 6 сентябрьдә Корайван авылындагы бер йортка үтеп кергәннәр. Әмма караклар кайнар эздән тотылган, аларга карата җинаять эше кузгатылган.
20 сентябрьдә Арчада бер мошенник (хатын–кыз) алдау юлы белән өлкән яшьтәге хатыннан 80 мең сум акчасын алган. Зинһар, сак булыгыз, таныш булмаган кешеләрне өегезгә кертмәгез, алар әйткән сүзләрнең дөреслегенә инанмыйча, акча бирмәгез.