Яңалыклар

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Район балалар китапханәсендә Арчаның 3нче мәктәбенең озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар өчен сәнгать сәгате оештырылды. Укучылар бик теләп мультфильмнар иленә сәяхәт итте. Искиткеч мавыктыргыч та, тәрбияви әһәмияткә дә ия булган К.Чуковский әсәрләре буенча куелган мультфильмнарны һәркем кызыксынып карады. Шулай ук балалар өчен чыгарылучы “Классный журнал”, “Мурзилка”, “Мир принцесс”, “Сабантуй”, “Тылсымлы куллар” журналлары да балаларга бик ошады. Укучылар ял итеп, күтәренке күңел белән яңадан мәктәпкә дәресләр хәзерләргә юл тотты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International