Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, агымдагы елның 8 ае эчендә Татарстанның шәһәр урамнары һәм юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 419 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә 10 баланың гомере өзелгән, 442се имгәнгән. Юлда балалар травматизмын кисәтү максатыннан 26–30 сентябрь көннәрендә “Куркынычсызлык атнасы” үткәрелә. Арча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләре һәм автотранспорт предприятиесендә профилактик әңгәмәләр, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар үткәрәчәк.