“Татарстан Республикасында туристик сувенирлар – 2016” дигән ачык бәйге игълан ителгән. Максаты – республикабызның гүзәллеген, үсешен сувенир продукцияләрендә күрсәтү, кул эшләре осталарын барлау, бүләкләү. Бәйгенең беренче этабы 20 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Безнең Арча төбәгендә нинди генә осталар юк. Катнашыгыз, үзегезне күрсәтегез, җиңегез. Тулырак мәгълүмат белән arskmedia.ru сайтында таныша аласыз.