Җәза бирелде

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Җәза бирелде

Арча районы прокуратурасы Арча шәһәре эчендәге Лекинка елгасына ташландык сулар агызу факты буенча тикшерү үткәрде.

2016 елның 23 августында “Арча” ширкәтенең сөт комбинатыннан биологик чистарту корылмаларына ташландык сулар агызу өчен файдаланыла торган канализация торбасы тишелә. Нәтиҗәдә пычрак сулар Лекинка елгасына эләгә.

Мондый хәл сөт комбинатының җаваплы кешеләренең үз вазыйфаларына тиешенчә карамауларыннан килеп чыга.

Шул ук көнне күрелгән чаралар нәтиҗәсендә канализация системасында төзексезлекләр бетерелде.

РФ Су кодексының 55нче маддәсе нигезендә, физик һәм юридик шәхесләр су хуҗалыгы һәм су объектларын сак-лау чараларын әлеге кодекс һәм башка федераль законнарга, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган су объектларын саклау кагыйдәләре нигезендә башкарырга тиешләр.

Әлеге кодексның 56нчы маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, су объектларына пычрак сулар агызу, аларга җитештерү калдыкларын ташлау тыела.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча сөт комбинатының баш инженеры Нияз Хәкимовка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.13 маддәсенең 4нче өлеше (пычрату, чүпләү яки ярлыландыруга китерергә мөмкин булган су объектларын саклау таләпләрен бозу) буенча административ эш кузгатылды.

Тикшерү материаллары тиешле чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурс- лары министрлыгының Төньяк территория идарәсенә җибәрелде.

2016 елның 8 сентябрендә идарә җитәкчесе карары белән Н.Хәкимов штраф рәвешендә административ җавап- лылыкка тартылды.

Ринат СИТДЫЙКОВ,

район прокуроры,

юстиция өлкән киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International