“Ат көне”нә рәхим итегез!
1 октябрьдә Яңа Кырлай авылында 80 километр ераклыкка чабу буенча Россия чемпионаты һәм “Ат көне”нә багышланган чаралар уздырыла. Татарстан Республикасының атчылык һәм ат спорты федерациясе әлеге чараларда катнашырга чакыра. “Иң тиз йөк ташучы”, “Иң үрнәк арба”, “Авыл егетләре” конкурслары уздырыла.
80 километрга чабу иртән 4 сәгатьтә, башка чаралар 9 сәгатьтә башлана.