Икенче урын – әйбәт!
Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында республиканың 29 районыннан көрәшчеләр җыйналды. Биредә татар–башкорт көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә 1998–1999 елларда туган яшүсмерләр көч сынашты.
Спортчыларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, республиканың татар–башкорт милли көрәше федерациясе җитәкчесе Равил Хәйруллин тәбрик- ләделәр.
Ярышларның баш хөкемдары Айрат Гәрәев бәйгенең тәртибе белән таныштырды. Һәр командадан 9ар көрәшче катнаша, биш җиңү яулаган команда ярышны дәвам итә, отылучылар төшеп кала.
Безнең район данын яклаучы егетләр өчен аеруча җаваплы бәйге иде бу. Чөнки хуҗаларга сынатырга ярамый. Һәм алар сынатмадылар да. Әмма шактый тир түгәргә туры килде, кунаклар да бирешергә теләмәде. Очрашуларның күбесе 5:4 исәбе белән тәмамлану көрәшнең кискенлеген күрсәтә.
Безнекеләр мамадышларны отып финалга чыктылар. Икенче финалчы Балтач–Мамадыш районнары командалары очрашуында ачыкланырга тиеш иде. Күршеләр очрашу язмышын үз файдаларына хәл итеп финалга чыкты һәм безнекеләрне дә бирелергә мәҗбүр итте. Тик егетләребезгә сүз әйтерлек түгел, шул кадәр команда арасында икенче урын — әйбәт нәтиҗә!
Республиканың татар–башкорт милли көрәше федерациясе җитәкчесе Равил Хәйруллин ярышларның зур оешканлык белән узуын билгеләп үтте.
— Мондый дәрәҗәдәге ярышлар Арчада өченче тапкыр үткәрелә, бәйге югары дәрәҗәдә үтсен өчен бөтен шартлар тудырылган иде, — диде ул. — Арчада спортны, шул исәптән милли көрәшне бик яраталар, барысы өчен дә зур рәхмәт!
Инде көрәшчеләребезнең үзләре белән таныштырып узыйк: Инсаф Корбангалиев, Булат Шәйхетдинов, Динар Әкбәров, Динар Гайнетдинов, Рәшит Сибгатуллин, Нәсим Габидуллин — Арча педагогика көллиятеннән. Казан дәүләт ветеринария медицинасы студенты Фәнгиз Мәннанов. Тренерлары — Фәнис Зарипов, Казан инженер технологияләре көллияте студенты Камил Кәримов. Тренеры Зөлфәт Хәйруллин. Казан энергетика көллияте студенты Фаяз Зарипов. Тренеры Таһир Лотфуллин.
Фаяз барлык көндәшләрен җиңеп барып, команда уңышына саллы өлеш кертте. Ул Наласа авылыннан, күп җиңүләр яулаган егет.
Егетләребезнең киләчәге алда әле, аларга укуларында да, спортта да уңышлар юлдаш булсын!
Ильяс ФӘТТАХОВ