Табиб киңәшен тыңларга
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең кабул итү бүлмәсендә чират. Чират торучыларның хәлләрен сорашам.
— Гариза язарга килдем, — диде ак яулыклы бер апа. — Моңарчы социаль пакетның акчасын алдым. Яшь бара, сәламәтлегем начарланып китсә, кыйммәтле даруларга калуым бар. Ә яшьләрнең үз тормышы, ара–тирә үзем ярдәм итеп торам әле аларга.
— Моңарчы социаль пакетның акчасын алып килдем, — ди Арчада яшәүче Виктор. — Хәзер миңа бер айга 4 мең сумлык дару кирәк. Бушлай дарулардан файдаланам дип, гариза язарга торам.
— Миндә простатит, — дип сөйләде өлкән яшьтәге бер абзый. — Авылдан килдем. Дарулар кыйммәт. Моңарчы акчасын алдым. Сиңа акча җитмиме, җитмәсә, ул акчаны үзем бирәм мин сиңа дип, и–и, Казандагы малай сүкте. Дарулар 17шәр мең сум тора! Алла боерса, киләсе елдан даруларны бушлай ала башлыйм.
— Мин 2 группа инвалид, — дип сөйләде бер ир. — Пенсиягә ерак әле. Участок шәфкать туташы медицина тикшерүе үтәргә чакырды. Сүзен тыңлап бардым. Әле барасы түгел идем. Эчке органнарны УЗИга төшерделәр. Бөердән шеш таптылар. Казанда операция ясатып кайттым. Вакытында килгәнсең, диделәр. Кем уйлаган бөердә шеш үсәр дип? Тикшеренеп торырга кирәк икән. Моңарчы социаль пакетның акчасына кызыктым. Гариза язарга килдем. Дөнья хәлен белеп булмый...
Пенсия фонды идарәсенә табиблар да килгән. Алар биредә группадагы инвалидларга киңәшләре белән ярдәм итә. Табиб–терапевт Хафиз Гайфуллиннан кинәттән генә нинди чирләр килеп чыгарга мөмкинлеге турында сорашам.
— Шикәр диабеты, инфаркт, инсульт булырга, онкология ачыкланырга мөмкин, — дип сөйләде табиб. — Кеше сәламәтлеге буенча группада икән, ул һичшиксез табибта күренеп торырга һәм табиб кушкан дарулардан файдаланырга тиеш. Үзлегеңнән теләсә ничек дару эчәргә, укол алырга рөхсәт ителми.
— Буыннар авыртканнан укол бирегез әле, дип киләләр, — дип сүзне дәвам итте табиб Рәмзия Вәлиева. — Әмма табиб чирнең төренә, ничек баруына карап дәваны билгели. Дару сәдәфе эчәргәме, әллә укол алыргамы — табиб хәл итә. Белгеч киңәшен тыңларга һәм үтәргә кирәк. Белер–белмәс үзлегеңнән дәвалану сәламәтлеккә зыян китерә.
Пенсия фондының кабул итү бүлмәсендә “Үзебез теләгән даруны табиблар барыбер бирми”, дигән сүзләрне дә ишеттем. Югарыда табибларның әйткән киңәшләре бу сорауга берникадәр җавап булса да, кабаттан бу турыда табиб Хафиз Гайфуллиннан сорыйм.
— Составы һәм тәэсир итү көче бер булган дарулар берничә төрле исемдә атала, — дип аңлатты табиб. — Чөнки аларны төрле фирмалар җитештерә. Шуңа да исемнәре төрле. Ә дәвалау көче бер. Авыруга ташламалы дарулар исемлегендә булган даруларны диагноз буенча тәкъдим итәбез.
1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калды. Социаль җыелмадан бушка файдаланырга теләсәгез, Пенсия фондына кереп, гариза язарга өлгереп була әле.
Румия Надршина