Алыр әйберең булсын

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Алыр әйберең булсын

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында киләчәктә дә авыллар үсеше игътибар үзәгендә булачагын әйтте.

“Авыл — республиканың нигезе, аның таяныр ноктасы. Тел, дин, мәдәният һәм милли рухны саклауга ул зур өлеш кертә. Безнең программаларның күбесе авыл үсешенә юнәлгән. Без алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез”, — диде ул. Президент республикада авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәлелеген арттыру буенча үрнәк булырлык хуҗалыклар арасында безнең районнан “Кырлай” ширкәтен дә билгеләп үтте.

“Кырлай” ширкәтендә бу көннәрдә барлык юллар бәрәңге басуына илтә, дисәк тә ялгыш булмас. Бер мең гектарга якын мәйданның уңышын җыйнап алу өчен һава шартлары уңай килгән елларда да шактый көч түгәргә туры килә. Быелгы сентябрь көн саен яуган яңгыр- лары белән истә калыр. Яңа Иябаштагы яшелчә базасы мөдире Рәвис Мифтахетдинов та шул фикердә: “Болай ук булганы юк иде әле”, — ди ул.

Бәрәңге төялгән “КамАЗ”лар бер–бер артлы кайтып тора. Бүлбеләр балчыклы быел. Мондый бәрәңгене линиядә аралавы да җиңел түгел. Төп эш механикалаштырылган, билгеле, туфрак та, вак бәрәңге дә аерыла. Әмма товарлык- лы бәрәңге арасына эләккән балчык кисәкләрен аеру өчен барыбер кул көче кирәк.

— Үзйөрешле комбайннар яңгырда да эшли, — ди яшелчәчелек буенча агроном Алмаз Сабиров. — Андыйлар икәү. Тагып йөртә торган өч комбайн бар. Мөмкин булганда төнлә дә эшлиләр. Бер атнадан бәрәңге алуны төгәлләп булыр, дип торабыз.

Ширкәт 1600 тоннага якын бәрәңге сатты инде. 24600 тонна сыешлы саклагычлары бар, ул заманча җиһазландырылган, температура режимын компьютерлар контрольдә тота.

Җәй буе 15 су сибү агрегаты эшләде. Сугарулы мәйданнар — 1264 гектар. Быел сугарулы мәйданнар 802 гектарга артты. Эзләгән таба, диләр бит. Бәрәңгедән тыш кызыл чөгендер, кәбестә, әче торма, шалкан, кабак үстерәләр.

1,2 гектардан 45 тонна кабак җыйналган. Рестораннар бик теләп ала икән.

Бәрәңгенең 6 төрле сорты игелә. Арчада яңа завод та төзелеп куйса, ширкәт аны чимал белән төп тәэмин итүчеләрнең берсе булачак. Заводның урынына топонимик төшерү ясап киткәннәр инде. Утырту бәрәңгесен игү белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә бар. Чын–чынлап тормышка аша калганда бөтен районны кузгатачак, авылларны уятачак вакыйга булачак бу.

Узган якшәмбедә җәйге кебек матур көн иде. Моңарчы өлгермәгән кешеләр бәрәңгесен алды. “Менә нинди булып үскән!” дип шатланучыларны күрергә туры килде. Җай чыга ул, иң мөһиме — алырлык әйберең булсын!

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International