Үкенерлек булмасын

2016 елның 30 сентябре, җомга

Үкенерлек булмасын

Бу көннәрдә Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре мәктәпләрдә югары сыйныф укучыларына киләчәк пенсия турында аңлаталар.

2015 елдан пенсияләр яңача исәпләнә башлады. Эшләгән һәр ел өчен балл куела. Хезмәт хакы мулрак һәм стаж күбрәк булган саен пенсия дә әйбәт чыга. Монда аңлашылмый торган берни дә юк. Һөнәр алып эшли башлагач, бер елны да әрәм итмичә рәсми рәвештә теркәлеп хезмәт итәргә кирәк. Әлбәттә, эш бирүче вакытында взносларны Пенсия фондына күчереп барырга тиеш. Бу тәртипне яшь кеше белсен һәм шуңа омтылсын иде. Һәр очрашуда Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина бу турыда җентекләп сөйли.

Бала тугач бирелә торган каты тышлы СНИЛС — Пенсия фондында һәркайсыбызга ачылган шәхси исәп кенәгәсе. Эш бирүче күчергән взнослар шәхси исәптә теркәлеп бара. Мәктәп яшеннән үк кемдер җәй айларында эшләп алырга мөмкин. Рәсми рәвештә теркәлеп эшләсәң, Пенсия фондына шәхси исәпкә взнослар киләчәк һәм моның стажга, киләчәк пенсиягә уңай йогынтысы булачак.

Эшли башлагач, ә югары сыйныф укучыларына ул көнгә озак калмады, СНИЛС аша киләчәк пенсияңнең ничек исәпләнүен тикшерергә була. Мәсәлән, сине эш белән тәэмин итүче Пенсия фондына взнослар күчерәме, аның күләме хезмәт хакы белән тәңгәл киләме, шәхси исәптә күпме акча һәм балл тупланган? Моны белү өчен шәхси кабинеттан (www.pfrf.ru/lkzl) һәм дәүләт хезмәтләре Порталыннан (www.gosuslugi.ru) карарга мөмкин. Пенсия фондында шәхси кабинетны ачу яшьләр өчен кыен хезмәт түгел. Әйе, дәүләт хезмәтләрен бүген интернет аша да алып була. Бу яшьләр өчен кызыклы. Мәсәлән, дәүләт хезмәтләре порталыннан чит ил яки Россия паспортын алыштырып була һ.б. Ә бу порталда теркәлү һәм тиешле хезмәтләрне алу өчен СНИЛС-ның булуы шарт.

Пенсиянең тупланма өлеше нәрсә ул? Яшүсмергә моны да белеп тору кирәк.

— Яшь кеше эшли башлагач, взносларны иминиятләү пенсиясенә күчерергәме әллә иминиятләү һәм тупланма өлешләрдән торган пенсиягә күчерергәме — 5 ел эчендә шуны хәл итәргә тиеш, — дип сөйли Гөлназ Ибәтуллина. — Кайсы вариант файдалырак? Моны һәркем үзе хәл итә. Шуны белеп торырга кирәк: әгәр дә взнослар иминиятләү пенсиясенә генә күчсә, ул вакытта иминиятләү пенсиясе ел да үткәрелә торган индексация хисабына артачак. Әгәр дә тупланма һәм иминиятләү өлештән торган пенсия вариантын сайласаң, ул вакытта Пенсия фондына килеп, гариза язарга кирәк. Монда тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларына салып, процентлар эшләү яки пенсияне арттыру мөмкинлеге бар. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының ышанычлысын сайларга кирәк. Клиентлары күп һәм кереме зур булган дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары ышанычлы була. Аны “Центробанк России” сайтыннан карарга мөмкин.

Соңыннан укытучылар белән дә очрашу үткәрелде. Пенсия турында күп нәрсәне алдан белеп торырга кирәк шул, ахырдан үкенерлек булмасын.

 Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International