“Мизгелләрдән тора тормыш юлы...”
Факия ханым белән без күптәннән таныш. Хәер, аны белмәү мөмкин дә түгел. Бик матур җырлый, сәхнәдән төшми. Арча сәхнәсендә Татарстанның халык артистлары Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, якташыбыз Фердинанд Фәтхи һәм башкалар белән бергә Факия ханымның да чыгыш ясавын күреп таң калган һәм горурланган идек.
Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә үткән бер генә концерттан да калмый ул, Казан ярминкәләрендә, сабантуйларында чыгыш ясый, “Арча таңнары” вокаль ансамбленә йөри, кышын авыл клубларында, җәен басу-кырларга, ындыр табакларына агитбригада белән чыга. “Чакырып торганда, тавышым булганда, дәртем барында йөрим әле. Ә танылган шәхесләр арасында йөрүем минем өчен дә горурлык”, – ди ул.
Шигырьләр яза. “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы. Бер шигырьләр җыентыгы дөнья күргән, икенчесен бастыру турында хыялланып йөри. Төрле темага иҗат итә ул. Туган як, табигать, мәхәббәт, үзе турындагы, әти–әнине хөрмәтләү белән сугарылган шигырьләр. “Алар миндә үзләреннән үзләре барлыкка килә. Төнләме, эшләгәндәме. Шул мизгелдә кулга каләм алмасам, яза алмыйм”, – ди Факия Шәрәфетдинова. – Шигърияткә кереп китүем белән мин Радик Фәизовка рәхмәтле. Аның тәкъдиме белән шигырьләремне республика журналларына, газеталарына җибәрдем. Бас- тырдылар. Дәртләнеп киттем. Наҗия Саттарова җитәкләгән “Каурый каләм” түгәрәгенә йөреп, тәҗрибә тупладым. Язу- чылар белән очрашуларга чакыралар. Әдәби мәйданнарда чыгыш ясыйм. Халыкка ошаса, бик тә күңелем була”.
Болардан тыш ул район ветераннар советы, президиумы әгъзасы да. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Менә шундый ару–талуны белмәс җан инде ул. Кайчан карама, йөзендә елмаю балкый, күңеле көр, йөзе көләч. Ә чынлыкта тормыш алай көйле генә бармый бит, төрле чак була.
– Мин тормышның яхшы якларын гына күрергә тырышам. Гомер юлымда үземә дә гел яхшы кешеләр генә очрап торды, – ди Факия ханым. – Миңа дөрес тәрбия биргән өчен әти–әниемә (алар күптән мәрхүм инде), минем өчен өзелеп торган абый–апаларыма (без гаиләдә тугыз бала идек), тормыш юлымда очрап, гомерлек ярым итеп сайлаган һәм менә 40 ел тигез гомер иткән ирем Васыйлга, авырлыкларны җиңәргә өйрәткән кайнанам белән кайнатама, әни дип өзелеп торган балаларыма бик рәхмәтле. Алар миңа көч өсти, рухи байлык бирә. Алар ярдәме белән мин тормышка гашыйк булып, дөньяны яратып яшим.
Факия Шәрәфетдинова Яңа Кырлай кызы. Тукай яшәгән төбәктән булуы белән чиксез горурлана. Мәктәптә бик тырыш бала була, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шул вакытта ук сәхнәдән төшми. Үзен укыткан барлык укытучыларын әле дә сагынып искә ала.
– Һәлак булуы турында хәбәре килсә дә, әтием сугыштан исән–сау кайтты. Гаилә ишле. Әтинең медаль, әнинең бала акчасына яшәдек. Үскән беребез эшкә чыгып, башкаларыбызны тәрбияләргә үз өлешен кертә иде. Барыбыз да сәнгатькә гашыйк булып үстек. Мин хәтта артист булырга да хыялландым. Әти–әни генә рөхсәт бирмәде, – дип искә ала матур балачак һәм гүзәл яшьлек елларын Факия ханым. – 5 сыйныфта укыганда төпчек энем авырып китте. Ул шулкадәр минем күңелгә тәэсир иткән, шул вакытта мин табиб булам дигән карарга килдем. Әти–әни 6 ел буе институтта укыта алмыйбыз, дигәч училищега киттем, 20 сум стипендиягә укып чыктым. Теш технигы–ортопеды һөнәрен үзләштердем. Арчага эшкә кайттым. Хезмәт юлымда беренче адымнарымны ясаган чорда ярдәмгә килгән остазларым Анна Бровина белән Гөлчирә Порфирьевага әле дә рәхмәтлемен.
Хезмәтен бик ярата ул, бөтен күңелен биреп, клиентларга ошасын дип башкара. 36 ел эшләү дәверендә зур нәтиҗәләргә ирешә. Югары категорияле теш технигы–ортопеды “Һөнәре буенча иң яхшы” республика ярышында беренче урынны яулый, Татарстан Республикасы урта медицина хезмәткәрләренең өченче съезды делегаты була, аның турында күп тапкырлар газеталарда язып чыгалар. Сәнгать өлкәсендә дә үзен күрсәтергә өлгерә. Бөтенроссия, республика бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулый.
Гаилә дә бар бит әле. 18 ел иренең туган авылы Иске Төрнәледән йөреп эшли ул. Ә авылда эш... Терлеген дә, кош-кортын да карарга өлгерә, сыерын да сава, балаларын да карый, аннан җыенып Арчага китә. Дөрес, кайнана белән кайната бик булыша. Ире Васыйл һәрвакыт иң зур терәк була. Аннан гаилә Арчага күчеп килә, йорт салып чыга, балалар үсеп җитә...
– Пенсиягә китү бик авыр икән. Үзеңне кирәксез дип саныйсың. Шулай төшенкелеккә бирелеп йөргәндә, Гәүһәрия Әһлиева мине ветераннар советына тәкъдим итте, – ди Факия Шәрәфетдинова. – Шул көннән минем өчен тулы канлы тормыш башланды. “Чишмә” вокаль ансамбленә килеп кердем, спектакльләрдә уйнадым, “Яшәү яме” дигән китап сөючеләр клубына йөри башладым. Хәзерге вакытта “Арча таңнары” вокаль ансамбле җырчысы. “Балкыш” республика фестиваленең зона ярышында җиңеп чыгып, Казанда филармония концертлар залында узачак гала-концертка үттек. “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрим. Мин хәзер дә кирәкле кеше икәнемне тоеп яшим.
Гөлсинә Зәкиева