Бөтенроссия акциясе кысаларында Арча педагогика көллиятендә 4 октябрьдә сәгать 11дә “Зур этнографик диктант” үтәчәк. Анда 15 яшьтән башлап теләге булган һәм рус телен белгән һәркем катнаша ала. Диктант биремнәре 30 сораудан торачак. Катнашучыларга катлаулылык дәрәҗәсе буенча бертөрле һәм ике өлештән торган (федераль һәм төбәк) тест биремнәре тәкъдим ителә. Аларны билгеле бер вакытта үтәргә кирәк булачак. Гомуми балл – 100. Ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә катнаша алмаганнар өчен Зур этнографик диктант сайтында www.miretno.ru онлайн–тест үткәреләчәк. Ул Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 1дә башлана. Диктант нәтиҗәләре белән 2016 елның 4 ноябрендә www.miretno.ru сайтында танышырга мөмкин булачак. Тулырак мәгълүмат та шунда бирелгән.