Электр җиһазларың төзекме

2016 елның 30 сентябре, җомга

Электр җиһазларың төзекме

Быел районда 29 янгын булды. Шуның 16сы электр җиһазларының төзексезлегеннән килеп чыкты.

Бу электр җиһазлары белән сак эш итмәү, кагыйдәләрне үтәмәү турында сөйли. Электр чыбыкларын завод инструкциясе буенча файдаланырга һәм, куллану вакыты төгәлләнгәч, чыбыкларны алмаштырырга кирәк.

Изоляциясе бозылган электр приборларыннан һәм чыбыклардан, розеткалардан файдаланырга, электр приборларын розеткага тоташтырган килеш калдырырга ярамый. Үтүк, плитә, чәйнекләрне янмый торган материалга куярга кирәк. Ачык спиральле электр приборларын тиз янып китүчән материаллар янына кую тыела. Электр челтәрен куәтле электр приборлары белән артык көчәнеп эшләтүдән сакланыгыз. Үзлегеңнән приборлар, бигрәк тә күп санлы розеткалар белән озынайткычлар ясарга рөхсәт ителми.

Яктырткычларның лампаларын кәгазь, чүпрәк һәм башка тиз янучан материаллар белән төрергә ярамый. Электр җиһазларын үзлегеңнән монтажлау рөхсәт ителми. Балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз.

Электр приборларының төзексезлек билгеләре: электр вилкалары һәм розеткалар эссе була, янган резина исе сизелә, розеткаларда, трансформаторда очкыннар күренгәли, розеткаларда һәм вилкаларда корым эзләре күренә һ.б.

Антон Сотов,

янгын күзәтчелеге инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International