Прокуратура аңлата
2016 елның июлендә РФ Җинаять кодексына кайбер үзгәрешләр кертелде. Хәзер кеше кыйнаган өчен гражданинны җаваплылыкка тартуның яңа юллары бар.
Гражданинны кеше кыйнаган өчен РФ Җинаять кодексының 116нчы маддәсе нигезендә җинаять җавап- лылыгына тарту өчен әлеге җинаятьнең якын кешегә карата яисә хулиганлык ниятеннән, яисә сәяси, идеологик, раса, милли яки дини күралмаучылык яки дошманлык сәбәбеннән, яисә нинди дә булса социаль төркемгә карата күралмаучанлык яки дошманлык сәбәбеннән ясалган булуы таләп ителә.
Монда якын кеше дип ир, хатын, ата–аналар, балалар, уллыкка алучылар, уллыкка (кызлыкка) алынган балалар, бертуганнар, бабайлар, әбиләр, онык-лар, опекуннар, шулай ук әлеге маддәдә күздә тотылган эшне башкаручы белән үги туганлыкта булган яки аның белән уртак хуҗалык алып баручылар күздә тотыла.
Әлеге маддә буенча җинаять эше зыян күрүченең гаризасы буенча кузгатыла, әмма якларның килешүе буенча туктатылмавы яңалык булып тора.
Әгәр бу гамәл якын кешегә яки санап үтелгән кешеләргә карата ясалмаган булса, гражданин РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.1.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла. Шундый кыйнаулар кабатланганда РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсе (административ җаваплылыкка тартылган кеше тарафыннан кыйнау) буенча җинаять эше кузгатыла. Әлеге җинаять эше зыян күрүченең гаризасы буенча кузгатыла һәм якларның килешүе буенча туктатылырга мөмкин.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе