Сүзен сүзгә укыйм
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета–журналларга язылучылар арасында даими рәвештә төрле бәйгеләр оештырып килә. 18 апрельдән 20 сентябрьгә кадәр яңа бәйге игълан иткән иде. Моңа кадәргеләрендә төп бүләк IPad булса, бу юлы телевизор уйнатылды. Шарты гади генә – алты айга “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте чыгарган өчтән дә ким булмаган басмага языласы һәм квитанция күчермәләрен җибәрәсе.
Безнең район әлеге акциядә катнашу буенча республикада иң активлар рәтендә тора. Анысы өчен рәхмәт. Тик менә язмыш шуклыгымы, әллә очраклы хәлме, төп бүләк Арча төбәген читләтеп үтә. Бу юлы телевизорны Казаннан Раиф Зиннәтуллин отты. Шулай да узган елдагыча арчалылар бер бүләксез дә калмады, Түбән Аты мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Данис Хәмидуллин кызыксындыру призы – чәй сервизы белән бүләкләнде. Аны “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тапшырды.
– Без үзебез Әрнәштән. Әти–әни сарык фермасында эшли иде. Ферманы Түбән Атыга күчергәч, 1986 елда без дә шунда күчтек. Шуннан бирле өзлексез биш–алты төрле газета–журнал алдырабыз. Без аларны гаиләбез белән көтеп алабыз. Хат ташучы вакытында килмәсә, кырык тапкыр чыгып почта ящигын карап керәбез. 74 яшьлек әнием дә газета–журналлар укырга ярата. Ә мин беренче битеннән ахырына кадәр бер сүзен дә төшереп калдырмыйча, укып бетерә алмасам, калган урынын билгеләп куеп укыйм, – ди Данис Хәмидуллин. – Алар миңа эштә файдалану өчен дә бик кирәк. Тәрбия дәресләрендә. Һәр атнаның дүшәмбесе мәктәптә газеталарга күзәтү көне. Мин “Шәһри Казан”, “Мәдәни җомга” кебек җитди газеталарны, әлбәттә инде, район газетасын укырга яратам, аларны җыеп барам һәм мәктәпкә алып барып, балаларга укытам.
Данис Хәмидуллин үзе дә мәкаләләр яза. Алар республика, район газеталарында урын ала.
– Беренче мәкаләм 1984 елда чыкты. Утар Аты мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укыганда Волгоградка бардык. Шул хакта газетага язып җибәрдем. Кечкенә генә язма булса да, сөенеп, шул газетаны кешеләргә күрсәтәсе килеп йөрде. Ике сум тирәсе гонорар да алдым әле. Шул көннән үземнең мәкаләләрем чыккан газеталарны бер папкага туплап барам, – ди ул. – Хатыным Зөлфия мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта, педагог–оештыручы булып эшли, “Тукай якташы” түгәрәген алып бара. Олы кызым Зилә (“Шатлык” балалар бакчасында педагог-психолог) шигырьләр иҗат итә иде, улым Дәниф (сигезенче сыйныфта укый) мәкаләләр яза, район газетасында да бас- тыра. Кызыбыз Динә генә язу эше белән кызыксынмый, Казанда фармацевт һөнәрен үзләштерә.
– Район газетасына тәкъдимнәрегез? Нинди мәкаләләр күрергә теләр идегез?
– Мин позитив әйберләр яклы. Критика кирәкми. Эшлиләр бит. Ә кимчелекләр һәркемдә була, – Район газетасында гыйб- рәтле хәлләр турында күбрәк басылсын иде. Укучы балаларга яраклы мәкаләләр дә кирәк. Алар хәзер күп белә, башкача уйлый. Бакчачыларга файдалы киңәшләр дә (яшелчәләрне ничек сак- ларга, кайчан алырга һәм башкалар) күрергә телим.
Фикерләрегезне исәпкә алырбыз, Данис. Һәрчак шулай безнең белән бергә булыгыз. Үзегездән дә кызыклы мәкаләләр көтәбез. Мондый бәйгеләр киләчәктә дә оештырылачак. Данисне һәм барлык газета укучыларыбызны аларда катнашырга чакырабыз.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА