Мөселманнар футбол уйный
Узган якшәмбе спорт чараларына бай булды. Башта җиңел атлетика осталары үзләрен йөгерүдә сынаса, төштән соң мини-футбол буенча ярышлар үткәрелде. Анысы да гади генә түгел, район мөхтәсибе кубогына мәчеткә йөрүчеләр арасында. Әлеге ярышны оештыру кемнең идеясе дип уйлыйсыз? “Көнчыгыш” территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафинныкы.
Шәһәрдә эшләп килүче территориаль җәмәгать үзидарәләренең бишесе дә бик активлашып китте. Моның сере, беренче чиратта, аларның бердәм булып, аралашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләүләрендә, бер–берсенең уңышларына чын күңелдән сөенеп яшәүләрендә, бергә–бергә хыялланып, яңа идеяләр белән януларында, аны тормышка ашыруда кулга–кул тотынып бергә башкаруларында күренә.
Ул бу чараны оештыруда да күзгә ташлана. Ринат Сафин планы белән уртаклашкан, калган территориаль җәмәгать үзидарәләре җитәкчеләре күтәреп алган һәм тормышка ашыру буенча эш тә башлап җибәргән. Һәрберсе берәр команда туплаган. Ә менә ни өчен дин әһелләре арасында? Бу сорауны Ринат Сафинның үзенә бирәбез.
– Хәзер өлкәннәр генә түгел, яшьләр арасында да дингә тартылучылар күбәйде. Алар биш вакыт намазны да калдырмыйлар, мәчеткә дә йөриләр, кайда гына булмасыннар, үзләрен тәртипле тоталар, сүгенмиләр, шул ук вакытта тулы тормыш белән яшиләр, укыйлар, эшлиләр, җәмәгать эшләрендә катнашалар, спортта да сынатмыйлар. Шуны исбатлау, яшьләрне спортка тарту өчен оештырдык та инде бүгенге ярышны, – диде ул. – Соңыннан иң көчле уенчыларны туплап, район командасы төзү һәм башка районнар белән иптәшләрчә очрашуны оештыру хыялы да бар.
Мини–футбол буенча ярышта “Үзәк”, “Көнбатыш”, “Көньяк” (Айван), “Питомник” территориаль җәмәгать үзидарәләре — берәр, “Көнчыгыш” үзидарәсе, уйнарга теләүчеләр күп булу сәбәпле, ике команда туплаган, Наласа белән Мөрәледән дә берәр команда килгән. Җиңү өчен көрәш менә шушы сигез команда арасында барды.
Ярыш Коръән аятьләре белән башланып китте. Аны “Көнчыгыш” мәчете имамы Ильяс Зөлкәрнәев укыды, шушы җыенның дәвамлы булуын, уенчыларга хәерле нәтиҗәләр теләде.
– Уеннар чиста булырга, сүгенү сүзләре ишетелмәскә тиеш. Безнең максат – бергә булуыбызны, бердәмлегебезне, мөселман икәнлегебезне күрсәтү. Уенда да мөселман булып калыйк, – диде уенчыларга мөрәҗәгать итеп район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев.
Мини–футбол буенча ярышларны “Үзәк” һәм “Көнчыгыш” ТҖҮләре командалары башлап җибәрде. Озак көттерми беренче гол да керде. Бу командаларны тагын да дәртләндереп җибәрде. Чөнки берсенең дә җиңеләсе килми иде. Һәм ахырга кадәр уеннар шундый рухта барды.
Икенде намазы вакыты җиткәч, уен туктатылып, бар да футбол кырында намаз укыды.
– Мондый ярышлар оештыру мәчетебезнең бердәмлеге өчен кирәк. Уенчылар бар да җомга намазына йөрүчеләр бит, – диде Ильяс Зөлкәрнәев.
Аның сүзен үзәк мәчеттән Илгизәр хәзрәт Касыймов та җөпләде.
– Элек тә үткәрелгән спорт чаралары. Пәйгамбәребез җәяләрдән ату буенча ярышлар оеш- тырган, – диде ул.
Мини–футбол буенча район мөхтәсибе кубогына ярышларда беренче урынны “Көнчыгыш” мәчетенең икенче җыелма командасы яулады. Икенче урында — Мөрәле, өченче “Үзәк” җыелма командасы. Соңыннан җиңүчеләргә кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды. Төп кубок “Көнчыгыш” мәчетендә калды.
Гөлсинә Зәкиева