Сез иң сабыр кеше икәнсез

2016 елның 30 сентябре, җомга

Сез иң сабыр кеше икәнсез

Флера Габделфәртовна Моратованы эш анасы буларак беләбез. Гомере буе иң җаваплы хезмәтләрне башкарган тыйнак, кешелекле, якты йөзле ханым ул. Йомшак тавышы барыбызга да җитә. Аңа бары тик рәхмәт кенә әйтәсе килә. Бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсендә баш белгеч булып эшли.

Сайлаулардан соң озак кына сөйләшеп утырдык.

— Флера ханым, сезнең әти–әни кемнәр? Нәсел җебе кая барып тоташа?

— Арчада мәктәп директоры булып эшләгән Хак Сабировичны белмәгән кеше юктыр. Минем әти Габделфәрт Хак Сабировичның энесе. Әти КПСС райкомының гомуми бүлеген җитәкләде. Әти безнең бик сабыр, кешелекле иде. Әни Мөршидә яследә пешекче булып эшләде. Икесе дә Иске Йорт авылыннан. Абый Илдар Шәфигуллин райгазда хезмәт итте, тормыш иптәше Венера белән әнине тәрбиялиләр. Апам Илмира Шекәдә, сеңлем Роза Урта Атыда яши, район хакимиятендә баш хисапчы булып эшли. Барыбыз да югары белемле. Аллага шөкер, туганнар белән бик тату яшибез.

— Гадәттә кыз туганнарга кызыгып карыйлар.

— Аралашып, күрешеп яшибез. Гаиләләр белән концерт–театрларга бергә йөрибез һәм еш йөрибез. Бу атнада концертка барсак, октябрьдә Г. Камал театрына билет алдык.

— Сез Арча кызымы?

— Әйе, Арча кызы. Безнең әти партия кешесе булганлыктан, Кама Тамагы, Апас районнарында яшәп кайттык. Мин мәктәпне Апаста тәмамладым. Казанда педагогика институтында укыдым. Арчага математика укытучысы булып 1нче мәктәпкә эшкә кайттым. 4 ел эшләгәч, комсомол райкомында 2нче секретарь булып эшли башладым. Комсомолның гөрләгән вакытлары. Авылларга чыгып китәбез. Хәтта кунып кайтабыз. Күңелле вакытлар. 3 елдан соң райкомга пропаганда бүлегенә күчтем. Утар Аты егете Фәрит Моратов 1984 елда комсомолның 1 секретаре булып килде. Райкомның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшләде. 1986 елда өйләнештек. 1987 елда Фәритне Ленин колхозына (хәзерге Әтнә районы) рәис итеп җибәрделәр. Бәрәскә авылына китәргә туры килде. Анда 15 ел яшәдек. Мәктәптә башлангычларны укыттым. 2002 елда Арчага кайттык. Ронода методист, методика кабинеты мөдире, шәһәр Советы җитәкчесе урынбасары, 2007 елдан район хакимиятендә оештыру бүлеге мөдире булып эшләдем.

— 1987 елда Арча кызының авылга китәсе килдеме икән?

— Күңелдәге каршылыклы уйларны әнигә дә әйттем. Шунда әни: “Яшьлегең, әтиегезнең сәламәтлеге кире кайта дисәләр, җир читенә дә китәр идем”, — диде. Әнинең бу сүзләре миңа бик нык тәэсир итте.

— Иң акыллы сүзне әниләр әйтергә тиеш шул.

— Әни, гаиләдә хатын ирне тәрбияләргә тиеш, дип әйтә иде. Әни әтине олылап яшәде. Гомерем буе аларның тормышы күз алдымда булды. Алар минем тормышымда өлге. Әти ачулана, кычкыра белдеме икән — без белмибез.

— Колхоз рәисе хатыны булу җиңел булмагандыр.

— Ул заманда колхозга кеше килсә, колхоз рәисенең үзенә кунакны чәй эчәргә алып кайту гадәте бар иде. Кунак килгәндә өең дә, өстәлең дә тәртиптә булырга тиеш.

— Тиз арада ризыкны пешереп өлгерергә дә кирәк бит!

— Суыткычта шулпам, туңдыр- гычта ит фрикаделькалары, шкафта токмачым һәрвакыт әзер торды. Сыерыбыз булгач, катыктан, майлы корттан өзелмәдек. Гаиләң, балалар булгач, тормышка яраклашасың икән. Киң күңелле, якты чырайлы әниебез дә безнең бернинди эштән дә курыкмады. Иптәшем Фәрит тә бу хатын–кыз эше, монысы ир–атныкы, дип бүлмәде. Эшне бергәләп башкарабыз. Хәтта табынны да. Малайлар да шулай үсте. Фәнил һәм Данил — икесе дә югары белем алды. Өйләнделәр. Казанда яшиләр. Олысы Фәнил йорт төзеп чыкты, Данил фатир алды. Берсе юл төзелешендә эшләсә, икенчесе “Оргсинтез”да.

— Хатын–кыз өчен иң мөһим сыйфат?

— Сабырлык.

— Сез хөкүмәт эшен башкарасыз. Һәрвакыт кеше арасында, эш сәгатьләре чикләнмәгән. Ирегез көнләшмиме?

— Безнең гаиләдә андый нәрсә юк.

— Кайчакта эчне бушатып, ял итеп алу өчен дус кызлар да кирәк.

— Комсомол елларыннан Надия Равилевна, Сәрия Исмәгыйлевна белән дуслашып калдык. Әле дә очрашып торабыз.

— Флера Габделфәртовна, алга таба да тигезлек, балалар бәхете белән, гаиләдә һәм эштә кирәкле кеше булып, гомер кичерүегезне телибез!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International