Игелекле хезмәттә

2016 елның 30 сентябре, җомга

Игелекле хезмәттә

Түбән Аты авылында яшәүче крестьян–фермер хуҗалыгы башлыгы Җәүдәт Әхмәтханов белән урамнан барганда каршыга мәктәптән кайтучы укучылар очрады.

Ул машинасын туктатып алар белән исәнләшкәннән соң:

—Кайсыларыгыз бишле алды, шуңа конфет бирәм, — диде. Тегеләр дә аптырап калмады, бердәм булып: “Барыбыз да!” — диештеләр. Ул аларның барысына да конфет өләште.

— Мин машинада һәрвакыт конфет йөртәм, — диде ул аңлатма бирергә теләгәндәй. — Очраган балаларга биреп китәм. Балаларга, гомумән, кешеләргә яхшылык эшләү күңелгә рәхәтлек бирә.

Җәүдәт Әнвәрбик улы туган авылы, аның кешеләре өчен яхшылыклар эшләп кенә тора.

— Авыл зиратының коймасы бик беткән иде, шуңа борчыла идем, — дип сөйли ул. —Бер ягына җитәрлек материалларны алып бирдем. Менә әйбәт чыкты. Икенче ягын яңартырга эшмәкәр авылдашыбыз Дамир Хәлиуллин үзем булышам, дип әйтә. Дамир, авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев белән очрашып тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеген киңәшәбез. Менә 350 метр торба сузып “мәңгелек” насос куеп, бу урамга чишмә суы китердек. Сабантуйлар, башка чаралар үткәргәндә булышабыз. Менә мәчетне тышлап куйдык, ул да матур чыкты.

Сабантуй дигәннән, быел Субаш Аты авылында үткән бәйрәмгә Җәүдәт Әхмәтханов иганәчелек итте. “Халыктан сөт җыя башлавыма ун ел тулуны шулай билгеләп үттек”, — диде ул. Сүз уңаеннан бераз хатирәләрне барлап алдык.

— Мин авылдан киткән идем инде, — дип сөйләде ул. — Мәктәпне тәмамлагач Үрнәктәге училищеда укыдым, колхозда тракторда эшләдем. Хәрби хезмәттән кайткач Казан авиация заводына урнаштым, шуннан Яр Чаллыга төзелешкә киттем. Ике ел двигательләр сынау цехында эшләгәч, сак хезмәтенә алдылар, бүлек җитәкчесе булдым. Ул вакытта “Милициягә булышу эшче отряды” (РОСМ) бар иде — шунда эшләдем. Эчке эшләр бүлегендә дежур частьта хезмәт иттем. 16 ел СССР буйлап товар поездында йөкләр озатып йөрдем.

1996 елда әни авырып китте. Без 5 бала үстек. Әти туган нигезне буш калдыр- магыз дип, васыять язган иде. Хатыным Фирая (ул Мөслим районыннан), ике бала белән авылга кайттык. Колхоз рәисе Әлтаф Абдуллович (урыны җәннәттә булсын) бик ярдәм итте. 5 ел авыл Советы рәисе булып эшләдем, 15 ел депутат булдым. Авыл Советыннан киткәч халыктан сөт җыюга керештем. Ул вакытта сөтнең литры 1 сум 20 тиен иде. Башта Түбән Аты, Югары Аты авылларыннан җый-дым. Вакытында акчасын биргәч, литрын киметмәгәч башка авыллардан да тапшыра башладылар.

Тора–бара сельпо кибетенең бер ягын арендага алып сөт кабул итү пункты ясыйлар. “Хуҗалыклар сөте бик чиста түгел иде, төрле җирдән җыйнала бит, фильтр, суыткыч алдык, чиста килеш тапшыра башладык. Баштарак су кушучылар да бар иде. Шикләнгәннәрнекен тикшереп, проба ала башладык. Алай ярамый, башка кешеләр акчасын да киметәсез бит, дип хатлар яздык үзләренә, — ди Җәүдәт Әнвәрбик улы. — Хәзер су кушкан кеше юк, үзебезнең лабораториябез бар, Фирая лаборант та, хисапчы да. Күршебез Гомәр Яһудин безгә эшкә керде, сөт кабул итә, бик төгәл кеше”.

— Җәүдәт сөткә башкалардан күбрәк түли, — дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә?

— Сөт акчасы авыл кешесенең карап торган акчасы бит, кемдер кызын кияүгә бирә, малаен өйләндерә, нәрсәдер төзи. Безгә алдан акча бирүне сорап та киләләр, бер фермер ссуда аласы килми, тапшырасы сөт өчен акча биреп тор, дип килде. Бирәбез. Июнь аенда бер литрга — 18, июльгә — 19, августның беренче яртысына — 19, соңгы 15 көненә 19 сум 20 тиен түләдек, сентябрьгә 20 сумнан түлибез. Әле бу бәя тагын да артырга мөмкин. Быел сөтнең бәясе башка елларга караганда кыйммәт. Унбиш көннән унбиш көнгә түләп барабыз. Үзебезгә 1 сум 50 тиен–2 сум кала, сөт күләме күп булгач җитә. Хәзерге вакытта 10 авылдан җыябыз, көнгә 10–15 тонна сөт җыйнала. Әлеге авыллардан тыш, Саба районыннан да китерүче бар. Көтек, Казанбаштан, Алан, Курса–Почмак авылларыннан да кызыксынучылар бар.

— Күбрәк сөт кабул итә аласызмы?

— Көнгә 60 тоннага кадәр кабул иткән вакытлар да булды. Матди–техник базабыз нык, сөт машиналары, тракторыбыз бар. Шалтыраталар икән — хәзер юлга чыгарга әзербез. Китерүчеләрне кире борган юк. Нәкъ сөт комбинатындагы кебек кабул итәбез, электрон үлчәүгә кадәр куйдык. Сораулары булган кешеләр безгә 89033409555 номеры белән шалтыратсыннар.

— Игелекле эшегездә уңышлар телибез!

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International