Өлкәннәр ункөнлеге бара

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге бара. Безгә килеп ирешкән хәбәрләр, язмалар, шалтыратулар буенча аларның төрле җирдә төрлечә үткәрелүен, һәрбер авыл җирлегенең, мәдәният учреждениесенең яңалык кертергә, өлкәннәрнең күңелләрен күрергә, аларга күңел җылысы өстәргә тырышуларын беләбез. Шуны исәпкә алып, район хакимияте өлкәннәр ункөнлегендә иң яхшы чара оештыруга бәйге игълан итә. Чаралар турындагы материалларны Арча үзәк китапханәсенә (Банк урамы, 2а) китерер- гә яки китапханәнең cbs_arsk@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Бәйге 10 октябрьгә кадәр дәвам итә. Положениесе белән arskmedia.ru сайтында таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International