Гаилә — кыйнашу урыны түгел

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Гаилә — кыйнашу урыны түгел

2016 елның 15 июленнән РФ Җинаять кодексының 116нчы маддәсе (кыйнау) буенча җинаять җаваплылыгын күздә тота торган Федераль закон көченә керде.

Хәзер гаиләдә кемне дә булса кыйнасалар, зыян күрүче гаризасы буенча җинаять эше кузгатыла, мондый эшләр яклар килешүе буенча туктатылмый.

Соңгы 2 айда җәмәгать суды шундый 10нан артык эш карады. Менә аларның кайберләре.

30 июльдә Төбәк–Чокырча авылында яшәүче Юрий Иванов үзенең хатынын кыйный. Ул дәүләт файдасына 10 процент хезмәт хакын тотып 4 айга төзәтү эшләренә хөкем ителде.

6 сентябрьдә Апаз авылында яшәүче Анатолий Свиридовка карата хөкем карары чыгарылды. Ул исерек хәлдә керамик кружка белән апасының битенә суга. 37 яшьлек ир шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

2 августта Сәрдәбаш авылында Марат Фазлыев үз өендә җәнҗал чыгара. Хатыны эчеп йөрмә, дип үгетли, ә ул аны кыйнап ташлый. Әлеге җинаяте өчен ул, дәүләт файдасына хезмәт хакының 10 процентын тотып барып, 4 айга төзәтү эшләренә хөкем ителә.

47 яшьлек Илдар Имамиевка да гаилә бәхәсен йодрыклары белән хәл итәргә маташкан өчен шундый ук җәза бирелде.

4 августта Кушлавыч авылында яшәүче 22 яшьлек Зөлфәт Әхмәтханов әнисенә кул күтәрә. Өлкән яшьтәге ана исерткеч эчемлек алуга акча бирмәгәне өчен кыйнала. Әлеге җинаяте өчен Әхмәтханов, дәүләт файдасына 10 процент хезмәт хакын тотып, 7 айга төзәтү эшләренә хөкем ителде.

Гаиләләрдә тәртип урнаштыру буенча профилактика эше дәвам итә.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокуроры  урынбасары,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International