Президент ярдәмчесе Арчада өлкәннәрне котлады
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында өлкәннәр ункөнлеге бик матур чаралар белән башланып китте.
Һәр кеше өчен туган җире, туган йорты якын, кадерле. Өлкәннәр өчен бигрәк тә. Гомер иткән туган нигезләрен ташлап картлар йортында яшәргә мәҗбүр булган өлкәннәрне күргән саен күңел әрни, аларның сиңа тутырып караган сагыш тулы күзләрен күреп елыйсы килә. Менә шул гаилә җылысыннан, балалар назыннан мәхрүм булган өлкәннәргә аз гына булса да изгелек эшләү үзе үк зур игелек кылуга тиң.
Шуны истә тотып, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына шәфкатьле кешеләр агыла, һәрберсе аз гына булса да ярдәм итәргә тырыша. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 30 сентябрь көнне бирегә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева килде. Ул өлкәннәрне Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәмнәре белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Бүләкләр дә алып килгән иде.
Аннан Ләйлә Фазлыева өлкәннәр һәм инвалидлар йортын карап чыкты, өлкәннәрнең яшәү шартлары белән танышты. Китәр алдыннан без аның тәэсирләре, фикерләре, теләкләре белән кызыксындык.
– Күренеп тора, биредә өлкән яшьтәгеләр үзләрен өйләрендәгечә рәхәт һәм уңайлы хис итсен өчен барын да эшлиләр. Бу беренче чиратта коллективның тырыш хезмәте, – диде ул. – Без барыбыз да шушы йортта яшәргә мәҗбүр булганнарга ялгызлык ачысын аз гына булса да киметү өчен кулдан килгәнне эшләргә тиеш.
Бар ул андый изге күңелле затлар. “Ак Барс созидание” хәйрия фонды елга ике тапкыр – Яңа елда һәм өлкәннәр ункөнлегендә зур бүләкләр белән кайта, мөмкин булганча булыша. Фонд җитәкчесе Әлфия Вәлиева ункөнлекнең беренче көнендә үк зур бүләкләр белән кайткан иде. Ул үзе һәр хатын–кызга ак яулык, ир–атка түбәтәй, барысына да кап белән күчтәнәчләр өләшеп чыкты. Һәрберсе янына килеп, теләкләрен җиткерде. Шунда тәрбияләнүче Радия Ибәтуллина аның кулларын кысып, шигырь юллары белән рәхмәтен белдерде. Өлкәннәрнең тәм–том тутырылган капны кулларыннан җибәрмичә, кочаклап утыруларын, сабый балалар кебек шунда ук авыз итә башлауларын күреп ничек йөрәк әрнемәсен. Өстәл тулган ризык белән түр башында гына утырта торган кешеләр бит алар. Нишлисең, язмыштан узмыш юк.
– Менә шуларның тормышларын аз гына булса да бизәү өчен тырышабыз инде без, – ди Әлфия Вәлиева. – Территорияләре матур булсын дип бакча фигуралары да алып кайттык. Бүлмәләрдәге мебельләрне, урын–җирләрне алыштырырга планлаштырабыз. Кайсы бүлмәгә нинди шкаф кирәген бүген карап китәбез.
– Сезгә нәрсә кирәк дип сорыйлар да, шуны алып кайтып та бирәләр. Аларның шулай ярдәм күрсәтүләре беренче ел гына түгел, – диде өлкән шәфкать туташы Фәридә Фазылҗанова.
Бу төрле чаралар, очрашуларга бай көн Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышы белән тулыландырылды. Әлеге коллектив ничәнче ел инде өлкәннәр ункөнлегендә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр янына килеп концерт куя. Аларның чыгышларын рәхәтләнеп тыңлыйлар. Бу юлы да җырчылар Рәсим Низамиев, Расих Галимҗанов, гармунчы Рәдис Харисов аларга яраткан җырларын, көйләрен бүләк итте. Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Гөлназ Төхвәтуллина әйтүенчә, ункөнлектә мондый чаралар бик күп булачак әле.
Гөлсинә Зәкиева