Яңа Кырлайда “Ат көне”
Арча районында беренче тапкыр Яңа Кырлай авылында “Ат көне” үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Яңа Кырлайга 100дән артык ат җыелды. Иртәнге сәгать 6да 10 юртак 80 километр арага старт алды. Сәгать 9лар тирәсендә 26 ат 40 километр- га кузгалды. 20 километр араны узган саен, малкайлар ветеринария тикшерүе уздылар. Атларның йөрәк тибеше, физик халәте тикшерелде. Күрсәткечләр нормада булмый икән, ат ярыштан төшеп кала. Россиянең ат спорты Федерациясе хөкемдарлар төркеме таләпчән иде. 40 километр арадагы ярышта ветеринария белгечләре 4 атны ярыштан төшереп калдырды. Мәскәүдән кайткан ветеринария комиссиясе рәисе Ольга Суворова–Смоленскаядан:
— Мондый ярышлар Россиядә ничәнче тапкыр үткәрелә? — дип сорадым.
— Еш үткәрелә, — дип җавап бирде ул. — Россиядә һәм чит илләрдә озын дистанция ярышлары үсеш ала бара.
Күрше Биектау районыннан 40 километр араны уңышлы узган (9нчы урын) Александр Комлев фикерләре белән дә кызыксындым.
— Безнең ат һәрвакыт эштә, — дип сөйләде ул. — Ел әйләнәсе ат белән шөгыльләнергә кирәк. Ул вакытта теләсә кайсы ат белән озын дистанцияне уңышлы узарга була.
80 километрда Кабардино–Балкария Республикасы атлары чыдам булып чыкты. 1, 2, 3нче урыннар аларда. 40 километр араны Мәскәү өлкәсе, Биектау һәм Кабардино–Балкария Республикасы атлары иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев үзе дә җайдак буларак 40 чакрым араны уңышлы узды һәм 4нче урынны яулады.
Мәйдан бизәлгән атлар, җыр, музыка, спорт уеннары белән милли бәйрәмебезне хәтерләтте.
Атларның йөк төяп узышуларын халык кызыксынып карап торды. Яңа Кенәрдән 70 яшьлек Әхтәм Әхмәтханов, сөбханалла, 10 капчык ашлыкны, 10 түк печәнне җайлап кына төяп, 100 метр араны үтеп, йөкне бушатып, финишка матур гына килеп җитте. Өченче нәтиҗә аныкы!
— Гомерем буе ат җиктем, — дип сөйли ул. — Ат көтүе көттем. Монда үз атым белән килдем. 6 айлык тае өйдә калды. Авылда кемдә эш бар — шуңа йөрим. Мондый ярышта 1нче тапкыр катнашам.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте уңышлары да куандырырлык. Алар төрле ярышка 6 ат алып килгән һәм призлы урыннар белән кайтып киттеләр. “Кырлай” агрофирмасы атлары да бәйрәм күрке бу- лырлык аргамаклар иде.
Ат сөюче Салаватны әллә каян биек матур аты, махсус тектергән ак киемнәре белән күреп аласың. Кызганыч, ярышта беренче өчлеккә керә алмады. Сабантуйлардан соң атчылар азрак иркенәеп ала шул, әзерләнү җитмәгән. Ә менә үзенең элеккеге аты “Хитрый” өчен сөенде. Иске Иябаштан Илназ Шакирҗанов ул ат белән финишка 3нче килде. Ярышлар Айваннан Рафик Миңнуллин, Көектән Вилдан Гарифуллин, Рәсим Шәрифуллин атларының матур чыгышыннан башка үтми хәзер. Яңа Кишеттән Гомәр Йосыпов аты “Авыл егетләре” ярышында 1нче килде!
“Ат көне” бүләкләүләр, күмәк фотоларга төшү белән тәмамланды. Бу көнне бәйрәмгә килүчеләр твоя россия рф сайтында узучы “Казан өчен тавыш бир” акциясендә катнаштылар. Ат ярышы хөкемдарлары, республика җитәкчелеге киләсе елда тагын да зуррак масштабта ат чабышы үткәрү, Татарстан җирлегендә үз атларыбызны үрчетү, аларны Россия, чит илләрдә таныту, атларны сак-лау турында сөйләштеләр.
Румия Надршина