Күңелләре һәрчак яшь

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Күңелләре һәрчак яшь

3 октябрьдә Арча район ветераннар советының хисап–сайлау конференциясе булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.

Конференция башланыр алдыннан районның иң актив ветераннарына багышланган “Күңелләре һәрчак яшь” дип аталган фотокүргәзмәне ачу тантанасы булды. Аны Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы Фәрит Гобәев эшләгән.

— Биредә районның иң актив 25 ветераны фоторәсемнәре урын алды, — диде Наил Габдрахманов. — Күргәзмә бер ай дәвамында эшләячәк, теләгән кеше кереп таныша ала. Киләчәктә фоторәсемнәр тагын да артыр, тулыланыр, дип уйлыйбыз.

Конференциядә район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов хисап чыгышы ясады. Ул соңгы елларда башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында сөйләде.

Арча районы ветераннар оешмасы республиканың авыл районнары арасында иң эреләрдән санала. Аның сафларында 16500 пенсионер бар. Алар 54 башлангыч оешмага бүленгән. Район ветераннар советы, башлангыч оешмалар өлкән яшьтәге кешеләрнең мөһим проблемаларын хәл итүдә актив катнашалар.

— Ветераннар советы фикеренә районда һәрвакыт игътибар белән карыйлар, — диде Наил Габдрахманов. — Район башлыгы Илшат Габделфәртович ветераннарның, халыкның социаль–көнкүреш шартларын яхшырту өчен зур тырышлык куя.

Ветераннар үзләре дә бик актив. Алар яшьләр, укучылар белән очрашуларга йөри, тантаналарда катнаша, музейларны җитәкли һ.б. Районда җитештерү өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, сәүдә өлкәсендә хезмәт куючы пенсионерлар да аз түгел. 4508 кеше эшләвен дәвам итә. Алар яшьләр бик кызыкмаган урыннарны били. Район буенча уртача пенсия 10565 сум гына, ә яшәү минимумы — 8141 сум. Соңгы елларда җитәкчеләр өлкән яшьтәге кешеләрне эшкә алам дип тормый, 40 яшьтән соң әйбәт эшкә урнашу проблемалы.

Хисап чыгышы эчтәлекле, уңышлар белән бергә, хәл итәсе проблемалар, аларны хәл итү юллары күрсәтелгән иде. Чыгышлар да артык ялыктырмады. “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте ветераннар советы рәисе Наил Сабиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев, Ташкичү авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Розалия Насыйбуллина, хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев, район ветераннар советы мәдәни эшчәнлек комиссиясе җитәкчесе Равил Габдрахманов үзләрен һәм өлкән яшьтәге кешеләрне борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр.

Республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков хисап–сайлау конференциясенең эшлекле шартларда узуын билгеләп үтте, Арча районы ветераннар оешмасы эшчәнлегенә әйбәт бәя бирде, уңышлар теләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ветераннарга район тормышында актив катнашулары өчен район башлыгының рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә өлкән яшьтәге кешеләребез игътибар үзәгендә булачагын әйтте.

Конференциядә район ветераннар советының җитәкчесе итеп Наил Газиз улы Габдрахманов сайланды.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International