Яшеллек арта

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Яшеллек арта

1 октябрьдә республикада агач утырту айлыгы башланды.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев быел яз көне агач утыртканда Арча шәһәрендә яшеллекнең аз булуын, бу эшне активлаштырырга кирәклеген әйткән иде. Узган шимбәдә бу игелекле эшкә бөтен шәһәр күтәрелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, аның урынбасарлары Дмитрий Плотников, Камил Гомәров иртәдән эш оештыру белән мәшгуль булдылар. Арча урман хуҗалыгыннан кайтарылган үсентеләр билгеләнгән урыннарга таратылды.

— Үсентеләрне агросәнәгать көллияте һәм аның Арчадагы филиалы укучылары әзерләп бирделәр. Рәхмәт аларга! — ди Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров.

Бу көнне Арча шәһәр Советы, “Арча” спорткомплексы коллективлары үзәк стадионда агач утыртты. Педагогика көллияте студентлары питомниктагы күл тирәсендә эшләде. Арчаның 5нче гимназиясе, 1,2,3,7нче мәктәпләр, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, балалар сәнгать мәктәбе, Укучылар сарае хезмәткәрләре актив катнашты.

Быел агач утырту октябрь ае тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International