Җиргә мөнәсәбәтне үзгәртергә
30 сентябрьдә “Кырлай” агрофирмасында бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү, аларны җыеп алу буенча зона семинары булды. Ул Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә үтте. Семинарда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Саба, Лаеш, Мамадыш районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, бәрәңге үстерүче хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Татарстанда барысы эреле–ваклы 150 хуҗалык бәрәңге үстерә. Арча районында “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Северный”, “Ватан” хуҗалык- лары, “Сафия” һәм башка фермер хуҗалыклары бәрәңге игү белән шөгыльләнә. Сентябрь аенда берөзлексез яуган яңгырлар бәрәңге уңышын җыеп алырга комачаулады. Узган ел бу вакытта республикада 90 процент эш тәмамланса, быел 63 процент мәйданда гына алынган. Белгечләр һәм бәрәңге игүчеләр белән җитди сөйләшү кирәк иде. Министр Марат Әхмәтов:
— Басуларда авыл хуҗалыгы эшләренең күбесе тәмамланса да, хәйран мәшәкатьле эшләр бар әле. Бәрәңгене җыеп алуда безгә оешканлык җитми, — диде.
Министр килүгә яшелчәләр күргәзмәсен карады. Республикада бәрәңге үстерүче иң зур хуҗалык (940 гектар) — “Кырлай” агрофирмасында өйрәнерлек нәрсәләр бар иде. “Сервис-Агро” җәмгыяте генераль директоры Габделхәй Кәримов бәрәңге, яшелчәләр игү һәм аларны җыеп алу технологиясе белән таныштырды. Басуларда бәрәңге алуда 5 комбайн эшли. Арада иң куәтлесе — 5 комбайнны алыштыра алырдай «Девульф” агрегаты. Ул коры көнне 1 сәгатьтә 2–3 гектар бәрәңге ала, яңгырлы көннәрдә дә эшли. Берьюлы 4 рәтне алып бара. Никадәр заманча, куәтле техника булса да, аңа да яңгырлар комачаулый. Хуҗалыкның яшелчәчелек буенча агрономы Алмаз Сабиров:
— Бәрәңгенең балчыгын комбайн сеткалары иләп бетерә алмый, — ди.
Җир эшкәртү технологиясе турында аерым сөйләштеләр. Туфрак никадәр тирәнрәк эшкәртелсә, бәрәңге бүлбеләренә шуның кадәр күбрәк кислород һәм дым килә. Көздән сөрсәң яхшы. Җир көзге яңгыр, язын кар суларын күбрәк сеңдереп калачак. Монда бернинди яңалык та юк кебек, әмма технологияне тулысынча үтәп җиткермәүчеләр бар. Бүгеннән очсызрак вакытта ашлама туплап калу турында да сүз булды.
— Быел җирне эшкәртми калган районнарга таләп кискен булачак, — дип катгый итеп әйтте Марат Әхмәтов. — Һәр басу эшкәртелгән булырга тиеш. Кемне алдыйсыз? Бәрәңгегә туфрак әһәмиятле. Җир эшкәртүгә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов бәрәңге үстерүчеләрнең эшенә анализ ясады.
Кайбер районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре, бәрәңге үстерүче хуҗалык җитәкчеләренә министр каршында җавап тотарга туры килде.
Министр семинарда катнашучылар алдына шундый бурыч куйды: 7–10 көн эчендә бердәм хезмәт белән басуларда бәрәңге алынып бетәргә тиеш.
Румия Надршина