Вакытында түләгез

2016 елның 7 октябре, җомга

Вакытында түләгез

Редакциягә Фәрит (фамилиясен язмаган): “Миңа июль, август айларында яшәгән йортыма милек салымы түләү турында квитанция килә иде. Салымны түләү вакыты кайчан икән, соңга калмадыммы һәм мин ул квитанцияне кайдан ала алам?” — дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Әлеге сорауга Россия Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче санлы районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин җавап бирә.

— Рәсәй Федерациясе Салым кодексына үзгәреш кертү сәбәпле, 2015 ел өчен милек салымын түләү вакыты — 2016 елның 1 декабренә билгеләнгән.

Бүгенге көндә салым оешмалары милек салымы түләүче барлык физик затларга бердәм салым хәбәрнамәләрен җиткерү буенча эш алып бара. Октябрь аенда барлык физик затларга түләү квитанцияләре киләчәк.

Гамәлдәге Закон нигезендә Россия Федераль салым хезмәте сайтында (http://www.nalog.ru) “Физик затларның шәхси кабинеты” ачкан физик затларга түләү квитанцияләрен кәгазьдә җибәрү каралмаган. Бу очракта физик затлар салымны он-лайн режимында шәхси кабинет аша түли ала, яисә әлеге кабинеттан түләү квитанцияләрен бастырып алып банклар аша түләргә мөмкин.

Салымнарны вакытында түләмәгән өчен Россия Федерациясе Салым кодексының 75нче маддәсе нигезендә пеня түләү каралган. Аның күләме Россия Федерациясе үзәк банкының рефинанслау ставкасының 1/300 размерында билгеләнгән.

“Физик затларның шәхси кабинеты” электрон хезмәтенең төп максаты — гражданнарның салымнар түләүдә бурычларын үтәү процедураларын гадиләштерү. Ул салым түләүчеләргә түбәндәге мөмкинлекләрне бирә: электрон рәвештә салым хәбәрнамәсе алу; үзлектән салым хәбәрнамәләре һәм түләү квитанцияләре ясау һәм бастырып алу; бюджет алдындагы салым бурычлары, исәпләнгән һәм түләнелгән салым суммалары, күчемле һәм күчемсез милек объектлары турында актуаль хәбәр алу; салым бурычларын һәм салым түләүләрен түләү; шәхси визитсыз гына салым органнарына мөрәҗәгать итү; эш бирүче тарафыннан салым оешмаларына тапшырылган 2 НДФЛ белешмәләрен күрү; салым инспекциясенә бармыйча гына 3 НДФЛ формасындагы салым декларациясен тапшыру.

Моннан тыш, шәхси кабинетта милек объект- лары, җир участоклары һәм транспорт чаралары, аларның исәпкә куелган һәм төшерелгән даталары, төп характеристикалары турында тулаем мәгълүмат алыр-га мөмкин.

Әлеге хезмәттән файдалану өчен физик затлар салым инспекциясенә барып гариза язып логин һәм пароль алыр-га тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International