Төлке туны бәясе — 300 сум
Төлкеләр йөри, дигән хәбәрләр килгәләп тора. Аяклары булгач, йөрми нишләсен инде алар. Тик артык күбәеп китеп, котыру авыруы гына чыга күрмәсен. Менә шул максатны күздә тотып, узган сезонда район бюджетыннан бер төлкегә 300 сум исәбеннән акча түләнгән иде.
—Быел да шул тәртип саклана, — ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев. — Төлкене район ветеринария берләшмәсенә китереп тапшырырга кирәк.