“Сез – дөньяның бар яме”
Шундый исем астында Өчиле мәктәбендә Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган әдәби бәйрәм үтте. Өчиледә гомер итүче өлкәннәрне авыл клубына чәй өстәле артына җыйдылар. Аны Яңа Кырлай авыл җирлегенең загс эшләре буенча хезмәткәре Фәрдия Нуретдинова котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Авыл клубы мөдире Лилия Минһаҗева, китапханәче Айсылу Камалова һәм Чиканас авылы мәдәният йорты җитәкчесе Вагыйз Әһлиуллин көче белән җырлы–моңлы кичә тәкъдим ителде. Авыл үзешчәннәренә кушылып өлкәннәр дә рәхәтләнеп җырлады. Бу хакта безгә Өчиле авылы китапханәсе җитәкчесе Айсылу Камалова хәбәр итте.