Хәбәр җибәр дә акча ал

2016 елның 7 октябре, җомга

Хәбәр җибәр дә акча ал

Ялган аракы сату элек тә бар иде, ни кызганыч, әле дә очрый. Зур күләмдә дә, гади итеп кенә әйткәндә, “итәк астыннан” да. Тикшерүләр, зур күләмдә штрафлар да куркытмый кайберәүләрне. Кайбер урыннарда: “Ирләрне аздырып бетерә инде, бер чарасын да күрмиләр, ичмасам”, – дип зар елаучылар да очрый. Хәзер каргарга да, еларга да кирәкми, киресенчә, акча эшләргә мөмкин.

Ничек итеп, диярсез. Шундый очракка тап буласыз икән, хәбәр генә бирәсез, 1 меңнән 3 мең сумга кадәр акча кесәдә дигән сүз.

Бу хакта тулырак аңлату өчен без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль бүлекчәсенең контроль–инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафинга мөрәҗәгать иттек.

– Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы кулланучыларны матди бүләкләү кертте. 1 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр акчаны республикада яшәүче һәр кеше алырга мөмкин.

– Моның өчен нишләргә кирәк?

– Татарстан Республикасының дәүләт хезмәте порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлергә кирәк. Аның өчен “Теркәлү” (“Регистрация”) ноктасына басарга, кәрәзле телефоныңның номерын кертергә, Порталдан куллану кагыйдәләре белән танышырга, тиеш- ле урынга тамга куеп, алар белән риза булуыңны бедерергә һәм “Теркәлергә” (“Зарегистрироваться”) төймәсенә басарга. Пароль СМС буенча күрсәтелгән номерга җибәрелә. Аннан соң логин (телефон номеры) һәм пароль кертергә.

Бу эшне башкарганнан соң “Халык контроле” бүлегенә керәсез дә, Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкоголь һәм составына спирт кергән продукция җитештерү һәм сату өлкәсендә (кагыйдә бозу факты расланган очракта) закон бозулар турында белдерү җибәрәсез.

– Монда сүз өйдә алкоголь продукциясе җитештерү яки сату турында гына барамы?

– Белдерү–хәбәрләрне берничә очракта җибәрергә була. Сәүдә кагыйдәләрен бозган очракларга тап булганда. Моңа нәрсәләр керә соң? Кичке уннан иртәнге унга кадәр алкоголь продукциясе сату, сәүдә предприятиесенең балалар, белем бирү, медицина учреждениеләре янында булуы, алкоголь продукциясен лицензиясез, стационар булмаган сәүдә объектында сату, ялган аракы, составына спирт кергән сыеклыклар сату.

Җәмәгать туклануы оешмалары буенча да хәбәрләр юлларга була. Мәсәлән, предприятиенең ваклап алкоголь продукциясе сатарга лицензиясе булмаса, алкоголь продукциясе сату белән шөгыльләнгән җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, белем бирү, медицина учреждениеләре территорияләре янында урнашса.

Этил спирты, алкоголь һәм составына спирт кергән продукцияләрне законсыз җитештерү яки сату. Моңа яшерен цехларда, гаражларда һәм башка урыннарда зур күләмдә лицензиясез алкоголь продукциясе җитештерү, тутыру, эшкәртү, аларны читтән (чит илләрдән дә) алып кайту керә.

– Бу фактлар дөрес булып чыкмаса?

– Вәкаләтле вазыйфаи затлар белдерүләрдә күрсәткән фактлар буенча тикшерү үткәрәләр. Закон бозу очрагы раслана икән, Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итүчегә акча түли.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International