Беренче балалар бакчасына 80 ел

2016 елның 7 октябре, җомга

Беренче балалар бакчасына 80 ел

Арчаның беренче балалар бакчасында бүген бәйрәм – ул үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Арчалар яхшы хәтерлидер, элек ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә урнашкан зур гына балалар учреждениесе иде. Аның урынында бүген федераль казначылык, район финанс–бюджет палатасы, мәрхәмәтлек үзәге биналары.

“Беренче балалар бакчасы Арчада бердәнбер бакча буларак, 1936 елда оеша. Ул елларда ике бер катлы агач бина, суны ат белән ташыйлар, мичкә утын ягалар, нянялар кер юа, балалар раскладушкаларда йоклый”, – диелә истәлекләрдә. Хәзер бу турыда ишетү сәер тоелса да, ул чор өчен уңай шартлар саналган. Аннан балалар бакчасы елдан–ел үзгәреш кичергән, әлбәттә, яхшы якка. Хәзерге вакытта ул Арчаның бишенче гимназиясе бинасының зур гына бер өлешен алып тора.

Заманында үземнең дә ике кызым беренче балалар бакчасына йөрде. Иске биналар булса да, андагы тәртип, чисталык, уңай шартлар, яраткан тәрбиячеләр, алар оештырган берсеннән–берсе мавыктыргыч чаралар турында алар әле дә сагынып искә ала. Әйе, балалар бакчасын төрле елларда тәмамлап, хәзер нинди генә урынны биләмәсен, һәр кеше анда үткән елларын, балачак хатирәсен күңелендә ядкәр итеп саклый. Ә балалар бакчасының бүгенгесе – иркен, якты, чиста, җылы бүлмәләр, яхшы агач ятаклар, җиһазлар, затлы мебель, балалар өчен тудырылган уңайлыклар – исең китәрлек. Тәрбиячеләр, башка хезмәткәрләр турында әйтеп тә торасы юк. Күзләре елмая, йөзләре елмая, һәрберсе үз һөнәренә гашыйк, бар белгәнен балаларга җиткерергә тырыша, ә иң мөһиме – балаларны ярата.

– Беренче балалар бакчасында бүген 152 бала тәрбияләнә, 34 кеше эшли, – диде мөдире Лиана Сөләйманова. – Биредә чын мәгънәсендә тырыш, бердәм, иҗади коллектив. Инновацион технологияләр кулланалар, төрле бәйгеләрдә, районда гына түгел, республикада да, катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Бишенче гимназия коллективы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Һәр тарафта аларның ярдәмен тоеп яшибез.

Олы юбилейга багышланган кичә дә бишенче гимназиянең актлар залында үтте. Анда төрле елларда эшләгән җитәкчеләр, хезмәт ветераннары, шушы балалар бакчасында төрле елларда тәрбияләнгән кешеләр, әти–әниләр, кунаклар катнашты.

– Мин үзем дә беренче балалар бакчасында тәрбияләндем. Ул чакта тәрбиячеләргә карата икенче мөнәсәбәт иде, без аларны балаларча ихласлык белән яраттык. Хәзерге күзлектән чыгып караганда шуны әйтә алам, биредә, дөрестән дә, мактауга лаек коллектив эшли, – диде юбилярны котлап ясаган чыгышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова һәм озак еллар намуслы хезмәт иткәннәргә рәхмәт хатлары тапшырды.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Вакыйф Харисов, “Казан арты” тарих–этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов та юбилейга бүләкләр белән килгән иде.

– Мин укытучы булып эшләгән заманда август киңәшмәсе саен беренче балалар бакчасын мактыйлар, я булмаса, шул бакчадан берәрсе чыгыш ясый иде. Нинди шулкадәр мактаулы бакча икән, дип аптырый идем. Арчага килеп бу коллектив белән турыдан–туры элемтәгә кереп (өченче мәктәптә, хакимияттә, бишенче гимназиядә эшләгәндә) эшли башлагач, аның чыннан да моңа лаек икәнлеген аңладым, – диде Шәфигулла Гарипов.

Бәйрәмдә төрле елларда җитәкчелек иткәннәрне дә, хезмәт ветераннарын да зурладылар. Ветеран тәрбиячеләр яшь чакларын, балалар белән мәш килеп йөргән вакытларын искә төшереп, бергәләп Любовь Беловага кушылып җырлап та күрсәттеләр. Гомумән, кичә җыр–биюгә бай булды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, бишенче гимназия укучылары да, Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Юбилей искиткеч матур, җылы һәм күңелле үтте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International