Калган гомерләре рәхәттә узсын иде
Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортына җитәкче итеп Гөлназ Төхвәтуллина билгеләнде. Кем ул? Киләчәккә планнары нинди? Шуны ачыклау максаты белән без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Гөлназ Галәветдиновна, иң башта үзегез белән таныштырсагыз иде.
– Мин Байлар Сабасыннан. 1979 елгы. Кечкенәдән әнием кебек төгәл, тырыш кеше булдым. Әтием иртә вафат булу сәбәпле, әнинең терәге булам, дип үстем. Үземә карата бик таләпчән, кешедән дә шуны таләп итәм. Мәктәпне алтын медальгә, авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген кызыл дипломга тәмамладым. Үзебезнең районда банкта кассир, баш хисапчы урынбасары, баш хисапчы, Саба аграр көллиятендә 10 ел баш хисапчы булдым. Аннан Ирек Төхвәтуллинга кияүгә чыгып, Арчага килдем. Ике кызыбыз бар, Арчада яшибез.
– Сез озак еллар хисапчы булгансыз. Ә бу бөтенләй икенче өлкә.
– Минем өчен кызыклы өлкә. Аллага шөкер, бөтен әйберем бар. Әмма нәрсәдер җитми. Яңа гына эшли башласам да, шуны аңладым, бу эштә мин җан җылысы таптым. Миңа шушы йортта тәрбияләнүче 50 әби–бабайның рәхмәте кирәк булган. Ә гомер буе хисапчы булып эшләвем файдага гына. Исәп–хисапны белүем зур терәк.
– Иң беренче нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?
– Финанс ягыннан авыр монда. 2002 елда файдалануга тапшырылган бина. Шушы вакыт эчендә агымдагы төзекләндерү эшләре генә башкарылган. Карыйм, бәдрәф ага, суүткәргеч черек. Фоторәсемнәргә төшердем дә, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгына бардым. Суүткәргеч, җылылык челтәре, канализация челтәрен төзекләндерүне 2017 елга планга керттеләр. Хәзер түбә кирәк. Бүгенге заманда мондый тәрәзәләр, бүлмәләр белән дә булмый. Ашханәдә калай тәлинкәләр иде, өйдәгечә булсын, дип алыштырдык, әбиләргә ак яулыклар кидерттек. Вентиляция булмау сәбәпле, көнгә өч тапкыр бүлмәләрне җилләтүне керттек.
– Сез килгәннән соң биредә нәрсәләр эшләнде?
– Мин 19 августта килдем. Беренче эш итеп биредә яшәүчеләргә туганнары белән очрашу өчен кунак бүлмәсе эшләдек. Мунча бик начар хәлдә иде, эченә тулысынча плитка ябыштырып чыктык. Керә торган юлга брусчатка җәелде. Урын өстендә ятучылар янына хезмәткәрләрне чакырту өчен төймә куелды.
– Финанс ягы кыен, дидегез. Болар бар да акча бит.
– Иганәчеләр ярдәме белән. Иң башта ирем Ирек 20 мең сум бирде. Туктале, мин Сабаныкы, арчаларны белмим, танышыйм, дип оешмаларга киттем. Беренче булып “МСО” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин янына кердем. “Менә бит, ишегалды тулы брусчатка, күпме кирәк ал. Эшләргә кешене үзегез табыгыз, хезмәтләре өчен түләрмен”, – диде. Күңел күтәрелеп китте. “АрскПласт” ширкәте җитәкчесе Ринат Шиһабиев 25 мең сум бирде, “Фея” портьер салоны җитәкчесе Зөлфия Моратова кунак бүлмәсенә пәрдәләр текте, Әгъләм Локманов өлкәннәр көненә күчтәнәчләр белән каплар әзерләде. Курыкмыйм, оялмыйм, сорыйм, чөнки мин үзем өчен түгел, караучысыз калган өлкәннәребезгә рәхәт булсын өчен тырышам. Корбан итләрен кабул иттек. Беренче булып үзем тапшырдым. Биредә яшәүчеләр гаилә җылысыннан мәхрүм. Шуны тудыру төп бурыч. Чисталык, уңайлылык, тәртип, хөрмәт кирәк. Үзем барын да контрольдә тотам, өлкәннәрнең хәлен белеп торам.
– Ә коллектив?
– Мин кешене башта сыныйм. Таләп-ләремә туры киләләр икән, эшлиләр. Бүген без бер команда. Киләчәген әйтә алмыйм. Алар барысы да өлкәннәргә иң якын кешеләренә караган кебек карый. Бәйгедә җиңеп, грант оттык. Шуның акчасына бакчада күңелне тынычландыру почмагы эшләргә уйлыйбыз. “ГАЗель”гә утыртып өлкәннәрне туган якларына алып чыгабыз, Җиңү паркына алып барабыз. Йөри алганнары белән территориядә музыка астында дәвалау физкультурасы үткәрәбез. Психолог, социаль педагог бар. Алар өлкәннәр белән шөгыльләнә.
– Алып килүче булса, халыктан әйберләр аласызмы?
– Туклану бездә бик яхшы. Аларга 4 төрле кайнар ризык кына бирелә. Өлкәннәргә кием-салым кирәк, мебель иске, төзекләндерәбез, хезмәт күрсәтәбез дисәләр, без шат кына. Форсаттан файдаланып, моңа кадәр бу йортны төзекләндерүгә үзләреннән өлеш керткән барлык җитәкчеләргә рәхмәтемне белдерәсем килә. Иң зур рәхмәтем миңа шушы урынны ышанып тапшырган район башлыгы Илшат Нуриевка. Аның ярдәме булмаса, җитәкчеләр янына керә дә алмас идем.
Шунда безнең янга кереп, күңелсез хәбәр җиткерделәр: Галия апа Саттарова вафат булган. “Нәрсә күрде инде ул”, – диде Гөлназ Төхвәтуллина күңеле тулып.
– Тормышта матди як бәхет түгел. Балалар игелеге, бәхетле картлык – менә нәрсә ул бәхет. Күрәсезме, монда хәзер бар да елый. “Чират кайсыбызга икән”,–дип уйлыйлар. Аларның вакыты чикле. Калган гомерләрен матур, рәхәт, уңайлы җирдә яшәргә тиеш алар. Барыбыз бергә тырышсак, без моңа ирешә алабыз. Ә кеше рәхмәте балаларыбызга, оныкларыбызга мирас булып калачак.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА