Зур этнографик диктант үтте

2016 елның 7 октябре, җомга

Зур этнографик диктант үтте

4 октябрьдә ил тарихында беренче тапкыр “Зур этнографик диктант” үткәрелде. Аның инициаторы Удмуртия Республикасының милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Милли сәясәт министрлыгы, “Удмуртия халыклары ассамблеясе” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы. Ул Россия Федерациясенең бар төбәгендә үтә. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасында диктант Министрлар Кабинеты, Мәдәният, мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, “Татмедиа” республика массакүләм мәгълүмат агентлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе, федераль университет һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге ярдәме белән үтә.

“Зур этнографик диктант” безнең районда Арча педагогика көллиятендә узды. Анда район мәктәпләреннән укытучылар, укучылар, студентлар, китапханә, музей, халыкны социаль яклау бүлеге, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге, Пенсия фонды, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, җитәкчеләр, ветераннар, кыскасы, теләге булган һәркем катнашты. Аларны диктантны оештыручы Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче милли үзәк җитәкчесе Рузия Гарапшина, кураторы район мәгариф идарәсе методисты Лилия Гатауллина каршы алды, һәр катнашучы теркәлеп барылды, волонтерлар аларны урыннарга озатты.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев та башкалар белән бергә парта артына утырып диктант язарга килде.

– География, тарих өлкәсендә белемемне тикшереп карыйсы килде. Әлегә сорауларның нинди булуын белмим, әмма көч җитмәслек түгелдер, дип уйлыйм, – диде Илдус Әһлиев.

Диктант дүрт кабинетта узды. Һәрбер катнашучыга диктант (тест) һәм җаваплар язу өчен бланклар өләшенде. Тест 30 сораудан тора иде. Язу тәртибен аңлату өчен – 15, җавап язарга 45 минут вакыт бирелде. Һәр тест соравы өчен төрлечә балл куела. Барлыгы 100 балл җыярга мөмкин.

– Диктантны барлыгы 121 кеше язды. Уртача балл начар түгел – 81,3. 100 балл җыючы юк, – диде соңыннан Рузия Гарапшина.

Тест нәтиҗәсен һәркемнең идентификация номеры буенча Арча педагогика көллияте сайтында (https://edu.tatar.ru/arsk/page956635.htm) карарга була, Диктант нәтиҗәсе 4 ноябрьдә www.miretno.ru сайтында басыла. Бөтенроссия белем тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, төбәкләрдә этнография буенча уку программасына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк.

 Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International