Белемле яшьләр кирәк

2016 елның 7 октябре, җомга

Белемле яшьләр кирәк

Арчага Казан дәүләт аграр университетыннан икътисад институтының идарә кафедрасы мөдире, доцент Гөлнара Вәлиева, шушы ук кафедраның өлкән укытучысы Нияз Сафиуллин кайтты. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды һәм озатып йөрде.

Аграр университет вәкилләре Наласа, Яңа Кенәр мәктәпләрендә, Арчаның 5нче гимназиясендә булдылар, югары сыйныф укытучылары белән очраштылар. Педагоглар укучыларга университеттан нинди һөнәр алып булуы хакында сөйләделәр. Һәм алар югары сыйныф укучылары белән бүгеннән эшне башларга теләүләрен әйттеләр. Аграр университет хәтта төрле конкурслар, олимпиадалар оештыра, аларда катнашып, җиңүгә ирешкәннәргә университетка укырга кергәндә өстенлек бирелүе турында да белде укучылар.

Соңыннан Гөлнара Вәлиевага күңелдә туган соравымны бирдем:

— Сез нинди максат белән югары сыйныф укучылары белән очрашасыз? Әллә аграр университетка укырга килүчеләр азайдымы?

— Аграр университетка укырга килүчеләр бик күп, — дип җавап бирде доцент. — Безнең теләк шул: аграр университетны очраклы рәвештә “катыргы” өчен генә сайламасыннар иде. Ә андыйлар бар! Яшьләр, алдан һөнәрләр турында белеп, теләп укырга килсеннәр иде. Кызларга, егетләргә, университетны тәмамлагач, белгечлек буенча эшләүләрен телибез.

Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүчеләр Арчаның матурлыгына, мәктәпләрнең төзек, заманча булуына сок- ланып йөрделәр. Район үзәгеннән Наласа авылына тигез асфальттан очып кына килеп життек. Авылның зурлыгы, урамнарына таш салынуы, мәктәпнең чәчәккә күмелеп утыруы, мәктәбенең төзеклеге зур шәһәрнекеләрне дә уздырып җибәрүенә игътибар итми мөмкин түгел иде.

— Ник яшьләр тынчу шәһәрләргә кызыга икән? — дип күңелендәгесен әйтте Гөлнара Вәлиева. — Югары белем белән кибеттә консультант булып эшләсә эшли, ә авылга кайтмый. Кайда аларның горурлыгы, нишләп алар гомерләрен киләчәге булмаган эштә үткәрә икән?

Доцент урынлы борчыла. Аларның да илгә–көнгә файда китерерлек авыл хуҗалыгы белгечләре әзерлисе килә. Аграр университетны тәмамлаучыларга үз белгечлеге буенча эшләсә, алга таба үсү мөмкинлеге барлыгы турында да сөйләде алар. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, бүгенге Президент Рөстәм Миңнеханов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган җитәкчеләр. Россиянең, Татарстанның атказанган агрономнары, атаклы инженерлар турында озак сөйләп булыр иде. Алар барысы да авыл хуҗалыгы институты, бүгенге аграр университет горурлыгы. Арчага кайткан аграр университет педагогларының максаты мәктәп укучыларында авыл хуҗалыгына хезмәт итү чаткыларын уяту иде. Ә алар балаларда ул чаткыларны тоя һәм күрә алдымы икән? Минем сорауга Гөлнара Вәлиева болай дип җавап бирде:

— Авыл яшьләренә шәһәрләрдән качарга, менә шушындый экологик яктан чиста районнарга, авылларга кайтырга кирәк. Бүгенге очрашуда мин күзләрендә очкын кабынган яшьләрне күрдем. Менә шундый яшьләр кирәк безгә! 29 октябрьдә иртәнге сәгать 10да “Ачык ишекләр көне” була бездә, арчалыларны шунда көтәбез!

Ник авыл хуҗалыгы белгечлеге алган кайбер яшьләр шәһәрдә калырга омтыла. Аның бер сәбәбе — кайберәүләрнең очраклы рәвештә “катыргы” өчен генә югары белем алуы булса, икенче сәбәбе тирәндәрәк ята. Бу сөйләшү өчен аерым тема. Әмма шунысы мәгълүм: авыл хуҗалыгына яңа сулышны белемле яшьләр бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International