Коллективның күрке ул
Арча педагогика көллиятенең инглиз теле укытучысы Сәрия Низаметдинова белән без күптәннән таныш. Югары уку йортын тәмамлап, икебез дә бер елны Күңгәр мәктәбенә (ул вакытта Арча районы иде) эшкә кайттык. Ул инглиз, мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Икебезгә дә беренче елны ук унынчы сыйныфларны җитәкләргә бирделәр. Икебезне дә бер фатирга керттеләр. Шул вакыттан бирле күңелемә аңа карата ихтирам хисе сеңеп калды.
Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова иң яхшы фикерләр генә җиткергәч, аның белән горурланып та куйдым. Искиткеч сабыр холыклы, аз сүзле, тыйнак (бәлкем, аның кадәр үк кирәкмидер дә) Сәрия Исмәгыйлевна үзе турында язуга бик авырлык белән ризалашты. Аңлыйм, без эшләүне беләбез, мин үзем дә күккә чөеп мактауларны өнәмим. Әмма бу очракта Сәрия Низаметдинова, чыннан да, мактауга лаек.
Менә без аның белән педагогика көллиятенең чит телләр кафедрасында утырабыз. Икебез дә Арчада яшәсәк тә, сирәк күрешәбез. Озак очрашмагангамы, беренче булып шунысы күзгә ташланды, Сәрия ханым бер дә үзгәрмәгән диярлек, шундый ук сабыр, оялчан, тыйнак, чибәр. Әнисе Наҗия апа белән әтисе Исмәгыйль абый да шундыйлар иде. Аларны әле дә ихтирам белән искә алам.
Арчага кайткач, Сәрия Исмәгыйлевна өч ел район комсомол оешмасында укучы яшьләр белән эшләде. Шунда Илһам Низаметдинов белән танышып, кияүгә чыкты. Туенда да бәйрәм иттек әле.
– Аннан без Красноярскида ике ел торып кайттык. Университетта укыганда хәрби кафедрада белем алган ирем биредә офицер дәрәҗәсендә хезмәт итте. 1989 елда Арча педагогика көллиятенә эшкә кердем. Башта сыйныфтан соң эшләр буенча укыттым. Сәгатьләрем дә күп түгел иде әле. Ул вакытта миңа остазларым Кадрия Хәнәфиева, Флора Җиһаншина зур ярдәм күрсәтте. 1994 елда чит телләр бүлеге оешты. Дәресләрем барлыкка килде. Монда остазларым Екатерина Хәсәнова белән Лилия Бакирова булды. Аларга мин бик рәхмәтле. Ә иң зур рәхмәтем беренче инглиз теле укытучым Илгизә Бариевага. Ул миндә бу телгә мәхәббәт тәрбияләде, үзе кебек үк инглиз теле укытучысы һөнәрен сайларга юнәлеш бирде. Бүген җиде кешене берләштергән искиткеч коллективта эшлим, – ди ул.
Сәрия Низаметдинова дәрескә кереп киткәч, инглиз теле кафедрасы җитәкчесе Зөлфия Гарипова, инглиз теле укытучысы, фәнни эш буенча директор урынбасары Алсу Яруллина белән аралашып алдык.
– Сәрия Исмәгыйлевна элек минем күршем иде. 1997 елда бергә эшли башладык, – ди Алсу Яруллина. – Иҗади, эрудицияле, интеллигент кеше ул. Идеяләре күп. Аны бар нәрсә кызыксындыра, күп эзләнә, яңалыкларны эчендә сакламый, безнең белән дә уртаклаша. Миннән өлкәнрәк булса да, компьютерда эшләргә мине ул өйрәтте.
– Инглиз телен бик яхшы белә, хезмәтен ярата. Студентларда да шушы телгә мәхәббәт тәрбияли. Сыйныф җитәкчесе буларак та студентлар аны ярата, ихтирам итә. Аның төркеме көчле, дус булуы белән аерыла. Ул коллективны туплый белә. Юморны яхшы аңлый, кабул итә. Шаяртканны шунда ук күтәреп ала, үзе дә кушыла, – ди Зөлфия Гарипова.
– Минем сыйныф җитәкчем иде ул. Искиткеч кеше. Вакыт белән бергә атлый. Сабырлыгына исең китәрлек. Нинди генә вакыт булмасын, кабынып китми, тыныч булып кала белә. Без аны барыбыз да ихтирам итеп кенә калмадык, соклана идек, – ди 2013 елда педагогика көллиятен тәмамлап, хәзер шунда эшләүче Эльвира Гарипова.
Гаиләдә дә искиткеч хатын һәм ана ул. Илһам Борһанович белән 30 елга якын тату гомер итәләр. Кызлары Динара Казанда яши, кытай теле белгече. Гаилә күрке булып оныклары Айлин үсеп килә.
– Миңа ел да озак вакытка экспедициягә чыгып китәргә туры килә. Бу күңел ачу түгел, ә эш икәнен аңлый Сәрия, кирәк булганда үзе дә киңәшләре белән ярдәмгә килә, – ди Илһам Низаметдинов. Гаиләдә ышанычлы кеше, минем таянычым ул.
Гөлсинә Зәкиева