Икмәк булса җыр да була
9 октябрьдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Без шушы уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Айдар Минсабирович, район игенчеләренең быелгы хезмәтен ничек бәялисез?
— 2016 елны авыл хуҗалыгы өчен начар килде дип әйтеп булмый. Яңгырлар да безне алай бик читләтеп үтмәде. Дөрес, бар җирдә дә тигез яумады алар. Әмма уңыш язмышын яңгырлар гына хәл итми, ул бик күп факторлардан туплана. Шушы уңайдан бер мисал китерү урынлы булыр.
“Игенче” ширкәтендә (Наласа, Түбән Аты) яңгырлар бик аз яуды. Вакыты–вакыты белән 2010 елгы корылыкны искә төшерүчеләр дә булды. Чебешләрне көз саныйлар дигәндәй, район буенча иң югары уңыш та шушы хуҗалыкта җыйнап алынды. Әмма монда гаҗәп- ләнер урын юк, әлеге хуҗалыкта дым саклый торган технологияләр кулланыла, ашламалар мул кертелә, берничә тапкыр кыяктан тукландыру үткәрәләр.
“Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләрендә дә фән кушканча эшлиләр, югары технология алымнары кулланалар. Әлеге хуҗалыкларда да бер гектардан уртача уңыш 40 центнердан артык.
Район ашлыкның тулай җыемы буенча республикада алдынгылар рәтендә. Быел барысы 150,1 мең тонна ашлык җыеп алынды. Әле моңа кукуруз керми.
Игенчелектә безнең резервлар зур әле. Бу бигрәк тә элекке “Вамин” хуҗалыкларына кагыла. Аларга районның уртача күрсәткеченә якынлашу өчен дә күп тырышасы бар.
Быел комбайнчыларыбыз фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләделәр. Урып–җыю август аенда тәмамланды, сентябрьгә калсак югалтулар зур буласы иде. “Игенче” ширкәтеннән Илнур Габдрахманов “Класс мега” комбайны белән 28188 центнер ашлык суктырды. “Северный” ширкәтеннән Рәҗәп Шәяхмәтов, “Кырлай”- дан Ринат Нәфыйков, Нияз Сибаев, “Игенче”дән Ильяр Сибгатуллин, Нияз Йосыфҗанов, Харис Вилданов, “Ватан” ширкәтеннән Дамир Фәйзиев, Ринат Хәкимов, Илфир Сабиров, “Курса МТСы”ннан Шамил Гыйбадуллин, “Венета” ширкәтеннән Рәлиф Ильясов һәм башка бик күпләр үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.
Игеннәрне җыйнап алуда фидакарьлек күрсәткән барлык механизаторларга, белгечләргә, җитәкчеләргә рәхмәт.
— Элекке “Вамин” хуҗалыкларының язмышы ничек?
— Район җитәкчесе, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “Северный” хуҗалыгыннан калганнарын (“Акчишмә”, “Мәрҗани”, “Арча”, “Татарстан”) башка инвесторларга тапшыру турында сөйләшү алып баралар. Бер авыз пешкәч өреп кабасың дигәндәй, бу мәсьәләдә ашыгырга ярамый. Кызыгучылар күп, әмма авыл хуҗалыгында теләсә кем эшли алмый, халыкны да һаман алдап булмый.
— Терлекчелек өлкәсендә эшләр ничек тора?
— Тугыз айлык күрсәткечләргә күз салсак, терлекләрнең баш саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 214 башка артты. “Ватан”, “Игенче”, Тукай, “Северный” хуҗалыкларында үсеш шактый.
Хәзерге вакытта район буенча бер сыердан тәүлеклек уртача савым — 13,3 килограмм. Бу узган елгыдан бераз артык. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”нда 23–17 килограмм савалар.
Быел терлек азыгы җитәрлек әзерләнүе куандыра. Бер шартлы терлеккә 28 центнердан артык туры килә. “Кырлай”, “Курса МТСы” “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Татарстан”, “Аю” ширкәтләре ныклы азык базасы булдырдылар.
Безнең районда гаилә фермалары, шәхси эшмәкәрләр уңышлы эшли. Шәхси хуҗалыкларда терлекләр арта. Бу юнәлештә кабул ителгән дәүләт программалары уңышлы тормышка ашырыла.
Шушы мөмкинлектән файдаланып, мин авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим!
Ильяс ФӘТТАХОВ