Көзге муллыкны – өйгә бушлай

2016 елның 8 октябре, шимбә

“Көзге муллыкны – өйгә бушлай”

        Һәр елдагыча шәһәребездә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ярминкәләр гөрләп үтә. 8 нче октябрьдә үткәрелгән ярминкәдә Арча халыкка комплекслы социаль   хезмәт күрсәтү оешмасы – “Мәрхәмәтлек үзәге” өлкәннәрне бушлай машина  белән тәэмин итте. Күпләп бәрәңге, төрле яшелчәләр сатып алган 29 әби- бабайларның өйләренә машина белән тарату оештырылды. Мөрәҗәгать иткән өлкәннәргә 37 капчык төрле яшелчәләр: бәрәнге, кишер, суган, кәбестә озатылды.

    Өлкәннәр үзләренә булган игътибардан бик канәгать калдылар. Оештырган җитәкчеләргә, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International