«Этномириада»

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

8 октябрьдә Казанда "Этномириада" Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады. "Милли инструменталь башкару" номинациясендә "Балкашык" фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов А.С) III дәрәҗә дипломга ия булды, "Мирас" гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Гәйфуллина З.М.) бәйге-фестивальнең дипломанты булды. "Декоратив-кулланма иҗат" номинациясендә Миңлебаев Илназ, Минһаҗев Арслан, Хәбибрахманов Камил II дәрәҗә дипломга лаек булдылар (укытучылары Миннемуллин Н.Р.). Шушы ук номинациядә Шәймуллин Диаз, Әхмәдуллин Ибраһим, Волков Роман, Волков Максим, Исмәгыйлов Азат, Садыйков Айрат, Садыйков Ринат бәйге-фестивальнең дипломантлары булды (Миннемуллин Н.Р.) Җиңүегез белән котлап, яңа иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International