Шаулап гөрләп өлкәннәр ункөнлеге узып та китте. Өлкәннәребез 10 нчы октябрьда шәһәребезнең мәдәният йортына ябылу тантанасына җыелдылар. Килгән кунакларга “Алтын көз”гә багышланган күргәзмә тәкъдим ителде һәм районыбыз үзешчәннәре эчтәлекле концерт белән чыгыш ясадылар.
Концерт залында өлкәннәрне Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты архив эшләре буенча рәисе Әюпова И.Х., Арча башкарма комитеты рәисе урынбасары Гарифзянов Р. И. котлады. Тантанада район ветераннар Советы рәисе Габдрахманов Н.Г. һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмасы читәкчесе Аглиев И.К.та катнашты.