Яңалыклар

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

13 августта Яңа Кенәр юлында булган авариядә (бу хакта газетабызның 14 сентябрь санында язылган иде) “Dаewoo Gentra” машинасын йөртүче гаепсез дип табыла һәм аңа карата административ хокук бозу турындагы эш туктатыла. Арча–Яңа Кенәр юлыннан хәрәкәт итүче машина (маркасы төгәл билгеле түгел) алда машина килгәнне күрә торып, каршы як полосага узарга чыга. Нәтиҗәдә, каршына килгән “Dаewoo Gentra” машинасы, аңа бәрелмәс өчен, каршы як полосага чыгарга һәм кырыйга төшеп әйләнергә мәҗбүр була. Машина белән идарә итүче һәм пассажир тән җәрәхәтләре алып, хас- таханәгә озатыла. Бу хакта ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Инсаф Павлов хәбәр итә һәм “Dаewoo Gentra” машинасын йөртүченең гаепсез булуын белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International