Юбилей уңаеннан

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов 8 октябрьдә Тылаңгыр авылында яшәүче Сания Минһаҗеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Сания әби Иске Төрнәле авылында туган, сугыш елларында бригадир булып эшли. Аларны бригада белән торф чыгарырга җибәрәләр. Сугыштан соң Шәймәрдән Минһаҗевка кияүгә чыга, 3 бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International