8 октябрьдә Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Арча шәһәрендә яшәүче Зөлхәбирә Җәләеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Зөлхәбирә әби Әзәк авылында туган. Алар 10 бала була. Аларның икесе генә исән кала. Ул Иске Йорт авылында артельдә, Арчада ашханәдә эшли. Ире Әдһәм белән 2 кыз үстерәләр.