Район сулышын тоеп яшәгез

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Район сулышын тоеп яшәгез

10 октябрьдә Арча Мәдәният йортында берьюлы өч бәйрәм – өлкәннәр ункөнлеген ябу, мәдәният йортының яңа иҗат сезонын ачу һәм “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Өч чара дисәк тә, аларның барысы да өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, аларга хөрмәт йөзеннән оештырылды.

Мәдәният йортына керү белән өлкәннәребезне бәйрәм рухы үз эченә бөтереп алды. Андагы күргәзмәләр яшьлекләрен искә төшерергә мөмкинлек бирде. Аннан икенче каттан ишетелгән музыка тавышы бар халыкны үзенә дәште. Ә биредәге муллыкны, хозурлыкны күреп, бер мәлгә югалып та калдык.

– Барлык китапханәләр, мәдәният йортлары, клуб-лар, сәнгать мәктәбе, музейлар хезмәткәрләре ветераннарыбызга ихтирам йөзеннән менә шундый көзге байлыкларны үзенә туплаган күргәзмә оештырды, – дип аңлатып үтте үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова.

Ниләр генә юк күргәзмәдә: кабагы, кыяры, кишере, чәчәкләре... Алар гади генә итеп тәкъдим дә ителмәгән бит әле. Кабагы яулык бәйләгән, кечерәге кәләшкә әверелгән, ташкабактан көймә барлыкка килгән, башка яшелчәләрдән дә төрледән–төрле образлар иҗат ителгән. Мондагы осталыкка, фантазиягә исең китәрлек.

Шунда ук фоторәсемнәр күргәзмәсе дә күзгә ташланды. “Күңелләре һәрчак яшь” дигән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Фоторәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы Фәрит Гобәевнең күргәзмәсенә игътибар итми калу мөмкин дә түгел иде. Анда безнең районның иң актив ветераннары чагылыш тапкан. Ә икенче күргәзмәне төзүдә барлык мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре үз өлешен керткән. Иң кызыгы шунда – фоторәсемнәрдә өлкәннәр болында чәчәкләр арасында да йөри, мотоциклга да утырып “элдертә”, ял да итә... Өлкәннәр үзләре күрмәгәндә, уйламаганда төшереп алганнары аеруча уңышлы чыккан.

Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре исә шунда ук “Сөмбелә” бәйрәмен дә үткәрде. Чәчәкле җәй моңсу гына елмаеп ямьле бакчалары, хуш исле чәчәкләре, җылы көннәре белән саубуллашты. Бакча карачкысына кадәр мондый матурлыкны ташлап китәсе килмәде. Ә көз, киресенчә, горур басып түрдән урын алды. Сөмбелә халыкны алтын яфракларга төренгән көз белән котлады.

Шунда ук “Арча хәбәрләре” газетасы сайтында үткәрелгән “Кемнеке зуррак?” дип исемләнгән бәйге җиңүчеләренә бүләкләр дә тапшырылды. Бәйге шарты буенча бакчаларында үстерелгән иң зур яшелчәне үлчәүдә килеш төшереп, сайтка җибәрергә кирәк булды. Җиңүче тавыш бирү юлы белән ачыкланды. Беренче урынны Арчадан Алсу Салихова алды. Район Мәдәният йортында узган “Сөмбелә” бәйрәме хуҗасы Сөмбелә гүзәлкәй аңа Радик Юльякшин концертына чакыру билеты тапшырды. Икенче урынны алган Ашытбаштан әниле-уллы Талия һәм Илназ Сабитовлар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар концертына барачак. Өченче урынга чыккан шулай ук Ашытбаштан Айсылу Галимҗанова “Казан егетләре” төркеме чыгышын карап хозурланачак. Безнең сайтта үткәрелгән бәйгеләрдә катнашыгыз. Киләчәктә дә безнең белән бергә булыгыз.

Аннан бәйрәм башланды. Аны тормышыбыз бизәкләре – көзге сары яфракларга әйләнгән биюче балалар (җитәкчесе Аида Сәләхетдинова) башлап җибәрде. Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” ветераннар вокаль ансамбле җырлы–биюле түгәрәк уен күренешен тәкъдим итте.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Ирада Әюпова түзмәде, дәртле бию көе башлану белән “Яшь йөрәкләр” янына чыгып, түгәрәк әйләнде, рәхәтләнеп биеде.

Бәйрәмнең икенче өлеше – өлкәннәр ункөнлеген ябу, шул ук вакытта яңа иҗат сезонын ачу уңаеннан оештырылган зур концерт. Аны өлкәннәребезгә юлланган матур теләкләре белән Рамил Гарифҗанов башлап җибәрде.

– Сезгә булган игътибар ункөнлек белән генә чикләнмичә, еллар буе дәвам итсен иде. Сез моңа чын мәгънәсендә лаек. Киләчәктә дә актив булыгыз, район сулышын тоеп, безнең белән бергә яшәгез. Исәнлек-саулык, бәрәкәтле тормышта гомер итәргә язсын барыгызга да, – диде ул.

Концертта яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. “Ар-и-Эль”, “Аллегро” балалар бию төркемнәрен, “Ләйсән”, “Мирэль”, егетләр вокаль ансамбльләрен ветераннарның “Балкыш” республика фестивале лауреаты “Арча таңнары” вокаль, “Рус җыры” халык вокаль ансамбльләре, Ташкичүдән “Өммегөлсем” фольклор коллективы чыгышлары алыштырды. Расих Галимҗанов һәрвакыттагыча алкышлар яулады, Алсу Фәйзрахманова белән Фәнил Миннекәев чыгышын да тамашачы яратты.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International