Йөрәкләре ничек түзәдер

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Йөрәкләре ничек түзәдер

5 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Рәисә апа Халитовага 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аны юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Рәисә апа: “Бик күп авырлыклар кичердем, йөрәк ничек түзәдер, шулай да 90 яшькә җитә алдым”, — ди. Әйе, әлеге чор кешеләренең сабырлыгына, түземлегенә, фидакарьлегенә исең китәрлек.

Урта Бирәзә авылында туып–үсә ул. Гаиләдә 6 бала. 7нче сыйныфны тәмамлаган елны сугыш башлана. Кыз инде колхозда эшли, әнисенә булыша. Октябрь аенда окоп казырга җибәрәләр. Ике кич кунгач, сез әле яшь дип, кире кайтаралар. Ул кайтуга әтисенә сугышка китәргә дигән хәбәр килә. “Әтине елый–елый озаттык, әнигә 6 бала калдык, кече сеңлебезгә ике яшь ярым иде, — ди ул. — 1942 ел килеп җитте. Җәй уртасында мине ФЗӨга китәргә язганнар. Абый белән Арчага килдек. “Сез соңга калдыгыз, икенче хәбәр килгәнче көтегез”, — диделәр. Урамга чыккач абый әйтә: “Сеңлем, болай булгач сиңа тынгылык юк, әйдә укырга бар. Син дә китсәң, мин дә китсәм, әнигә булышырга бер кеше калмый бит”.

1942 елның 1 сентябрендә Үрнәк бистәсенә педучилищега укырга киттем. Сугыш вакытында педучилищены шунда күчергәннәр иде. Мөхәммәт Мәһдиев бездән бер курс түбәнрәк укыды. Мин 2 ай укыгач абыйга да армиягә китәргә хәбәр килде, 18 яшь тулган иде. Аның сугышка керәбез, дигән хаты килде, шуның белән бетте, хат та юк, үзе дә юк. Шуннан башланды инде сугыш елы кыенлыклары”.

Әтиләре 5 ел хезмәт итеп контузия алып кайта. Рәисә 3 ел Үрнәккә җәяү йөреп укып бетерә. 1946 елда Колачы авылына укытучы итеп җибәрәләр. Шунда кияүгә чыга, ике балалары туа. 1957 елда Арчага күченәләр. “Ирем Гаяз КБОда хисапчы булып эшләде. Директор Фәттерахман Хәкимов менә шушы өйне салдырып бирде. Дуслык урамында беренче булып без яши башладык”.

Гаяз абыйның 57 яшендә юл һәлакәтендә гомере өзелә. 43 яшендә уллары Илгиз дә үлеп китә. 2011 елда кияве дә вафат була. Монда Аллаһы Тәгалә сабырлык кына бирә күрсен, дип әйтергә кала. Ярый әле янында иптәшкә кызы Фатыйма бар.

Безгә хезмәтебез буенча ветераннар янында еш булырга туры килә. Аларның һәркайсы игътибар үзәгендә, дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз. Социаль яклау бүлегендә районның һәр өлкән кешесе турында мәгълүмат тупланган. Кемгә нинди ярдәм кирәклеге дә билгеле.

1 октябрьдә район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы булды. Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев ветераннарга иң матур теләкләрен җиткерделәр. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев үзенең чыгышында бер яңалык та әйтте.

— Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31 августтагы карары нигезендә республикада “Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә”, — дигән проект тормышка ашырыла башлады, — диде ул. — Бу өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар йортларында яшәүче 55 яшьтән өлкән хатын–кызларга, 60 яшьтән узган ирләргә, шулай ук социаль яклау органнары тарафыннан мондый ярдәмгә мохтаҗ дип табылган ялгыз һәм үзләре генә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла.

Әгәр гаилә үзенә III төркем инвалидны ала һәм тәрбияли икән, аңа айга —4 мең, II төркем инвалид өчен — 6 мең, I төркем инвалид өчен 8 мең сум акча түләнә. Моннан тыш, әлеге өлкән яшьтәге кеше айлык кеременең 75 процентын шушы гаиләгә бирәчәк.

Кем дә булса гаиләгә өлкән яшьтәге кешене алырга тели икән, моның өчен гаиләдәге балигъ булган кешеләрнең һәркайсының ризалыгы, торак мәйданның җитәрлек булуы, матди ягы яшәү минимумы дәрәҗәсеннән ким булмавы кирәк. Билгеле инде, гаиләдәге тәртип, начар гадәтләр, кайбер төр авырулар, хөкемдә булу–булмау тикшерелә. Тәрбиягә ала торган кеше якын туганың да булмаска тиеш.

Илдус Котдус улы әйтүенчә, районда ялгыз һәм үзләре генә яшәүче 700 өлкән яшьтәге кеше бар.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International