Укучы рәхмәте – укытучыга бәя
Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.
Мәктәп белән һәркайсыбызның тормышы бәйләнгән. Бу безнең балачак. Шуңа да укытучыларга багышланган җырларны тыныч кына тыңлый, мәктәп тормышы турындагы видеокүренешләрне дулкынланмыйча карый алмыйбыз. Укытучылар бәйрәме дә әнә шундый матур мизгелләр белән башланып китте.
Сәхнәдәге зур экраннан видеофильм карыйбыз. Арчаның 5нче гимназиясе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Сибгатуллина үзе яшәгән йортның капкасын ачып урамга чыкты. Чәчәкләр арасыннан мәктәпкә атлады. Көн дә шулай. Инде 32 ел үтеп тә киткән. Әле августта гына Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исемен алды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Укытучы—эксперт” бәйгесендә катнашып, грант отты. Укучылары республика, Россия күләмендәге олимпиадаларда уңышларга ирешеп тора.
— Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, — дип сөйли Рамилә ханым. — Балаларны яратам һәм үземне тулысынча аларга багышлыйм. Укучыларыма белем һәм тәрбия бирсәм, алар мине самими, риясыз булырга өйрәтә. Балаларның уңышларын күрәм дә, хыялым тормышка ашты, дип куанам.
Кемнең генә баласын көчле укытучыда укытасы килми икән! Сер түгел, хәзер кайбер әти–әни мәктәп, укытучы сайлый. Дәвамчысын белемле итәсе килә. Укытучыга җиңел түгел. Аларга таләп төрле яктан юнәлгән. Әти–әниләр алдында абруй, ышаныч казану, мөгаен, иң кыеныдыр. Быел “Татарстан Республикасы мәгарифендә уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, район газетасы белән даими хезмәттәшлек иткән Ләйсән Вәлиева белән шул турыда сөйләшәбез.
— Укытучы белемле булуы һәм белемен балаларга бирә алуы белән абруй казана, — дип сөйләде ул. — Кешелеклелек сыйфатын да югары куям. Укучы укытучысын яратса гына, дәрескә теләп йөри. Ә моның өчен бала белән бала да була белергә кирәк. Шук балаларны усал, нык укытучылар гына кулда тота ала, дигән фикер белән килешмим. Баланы усаллык белән җиңеп булмый!
Район башлыгы урынбасары Любовь Осина укытучыларны бәйрәм белән котлады.
— Хөрмәтле укытучылар, сез югары һәм илаһи көчкә ия миссия үтисез! — дип сөйләде Любовь Михайловна. — Уңышларыгыз һәм укучыларыгызның рәхмәте — сезгә иң югары бәя. Кичә районнан делегация белән Казанга Укытучылар көненә бардык. Республикада 95 урта һөнәри уку йорты арасында Арча педагогика көллиятенең “2016 елда Татарстанның иң яхшы мәгариф оешмасы” дигән мактаулы исем алуы һәм республикада иң яхшылар исемлегенә кергән 30 мәктәп арасында Апаз мәктәбенең дә булуы белән горурланып, район исемен лаеклы яклап кайттык.
Бәйрәм котлаулар һәм бүләкләр белән дәвам итте. Балаларның һәм үзешчәннәрнең сәхнәдәге чыгышы тантанага бәйрәм рухы өстәде. Мәктәпләр белән аңлашып эшләгән оешма җитәкчеләре дә килгән иде. Алар: районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов, ДОСААФ рәисе Ренат Алиев, “Ватан” хуҗалыгы директоры Мансур Әхмәтов, “Арча АТПсы” җитәкчесе Рүзәл Гәрәев, “Көнбатыш” ширкәте җитәкчесе Әгъләм Локманов. Җитәкчеләр үзләре укыган мәктәпләрне, укытучыларын искә төшерде, укытучыларга рәхмәт әйтте һәм бүләкләр тапшырды.
...Сәхнәгә якташыбыз, яраткан җырчыбыз Нурзадә чыкты. Ул укытучыларга үзенең сәламен җырлары аша юллады.
Яшисе иде шундый итеп!..
Румия Надршина