8 октябрьдә Арчада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә булды.
Ярминкәдә “Кырлай”, “Северный”, “Ак барс” агрокомплексы” бәрәңге алып килгән иде. Аны алучылар күп булды. “Арча”, “Татарстан”, “Мәрҗани” ширкәтләре — ашлык, “Акчишмә” ширкәте сөт сатты.
— Ярминкәләр тагын булачак әле, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Бәрәңге, яшелчә сату буенча салкыннарга кадәр тагын бер ярминкә үткәрергә дигән исәп бар.