Тамчылардан күл җыела

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Тамчылардан күл җыела

Үзара салым программасы Татарстанда 2013 елдан тормышка ашырыла. Программаның нәтиҗәле булуында дәүләт ярдәме хәлиткеч роль уйный — җыелган һәрбер сумга Татарстан бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. 2013–2016 елларда татарстанлылардан 325,2 миллион сум җыелган. Республика әлеге суммага тагын 816,5 миллион сум өстәгән.

Арча районында да бу акча кичектергесез проблемаларны хәл итүгә юнәлтелә. Без газетабыз- да шушы темага язмалар бирә башлыйбыз. Бүгенге әңгәмәдәшебез — Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов.

— Программа авылларда инде өч ел уңышлы тормышка ашырылса, үзара салым акчасын җыйнау шәһәр җирлегендә беренче тапкыр оештырылды. Бу уңайдан халык арасында төрле фикерләр, интернеттагы социаль челтәрдә кайнар бәхәсләр дә булды, — диде Рөстәм Фәрит улы. — Шуңа да карамастан, 2016 елның 1 октябренә халыктан 5 млн. 68 мең сум акча керде. Республика бюджетыннан өстәлгән сумма белән ул 25 млн. 340 мең сум булачак.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең 2015 елда үткән гражданнар җыеннарындагы күп санлы сорауларын исәпкә алып, үзара салым акчасының күпчелек өлешен урамнарны яктыртуны яхшыртуга һәм Казансу елгасы яр буендагы парк зонасын төзекләндерүгә, шул исәптән әрәмәлекләрдән арындыруга тотарга планлаштырылды.

Бүгенге көндә Арча шәһәренең үзәк урамнарын яктыртуны яхшырту буенча зур эш башкарылды. Мәсәлән, Интернационал урамында — 39, Зур урамда 54 энергия саклый торган яңа яктырткычлар куелды. Ел ахырына кадәр 600дән артык терекөмешле лампалар натрий лампалы яктырткычларга алыштырылачак. Пушкин, Мичурин, ТАССРның 95 еллыгы, Беренче май, Пионер, Комсомол, Левитан, Исхаки һ.б. урамнарда әлеге эш башкарылды инде. Төбәк–Чокырча авылында 5нче линия сузылып — 40, Айван авылында (Кече Айван урамында) 8 як- тырткыч алыштырылды.

Быел 31 августта шәһәрдә стадион янәшәсендә Казансу елгасы буенда парк ачылды. Чишмә суы тутырылган ясалма күл аның үзәге булып тора. Халыктан җыйган үзара салым акчасына Казансу елгасының яр буйлары төзекләндерелде, шул исәптән карт агачлар киселде, кул көче белән төпләү үткәрелде, төяү–бушату эшләре башкарылды һ.б. Шулар нәтиҗәсендә сулык әйләнәсендә юл, волейбол мәйданчыгы, балалар өчен уен зонасы эшләнде.

Җыелган акчаларның мөһимлеген бәяләп бетереп булмый — бер караганда без болай да хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне хәл итәбез. Без бу эшләрне барыбер башкарып чыккан булыр идек — тик кайчан? Бюджет мөмкинлеге булганда. Аның өчен шактый акча кирәк бит. Ә халык акчасы һәм аңа өстәлгән республика акчасы белән без бу проблемаларны бүген чишәбез. Шуңакүрә әлеге программа һәрберебез өчен файдалы һәм мөһим. Күпчелек кешеләрнең моны аңлавы сөендерә, аларга зур рәхмәт. Тулаем алганда, халык референдум үткәрүне һәм үзара салым акчасы җыюны уңай кабул итте.

2017 елда үзара салым акчасына урамнарны яктыртуны яхшырту, чишмәләрне төзекләндерү, урамнарга вак таш җәю (шул исәптән станция өлешендә дә) эшләре дәвам итәчәк.

Гражданнарның үзара салым программасы — республика җитәкчелегенең бик яхшы инициативасы. Ул җирле үзидарәне һәм кешеләр активлыгын үстерергә ярдәм итә. Кеше ничек яшисен, акчаны нәрсәгә тотасын үзе хәл итә.

Аннан соң, үз акчаң кергән әйбергә саграк та карыйсың бит.

2016 елның 20 ноябрендә булачак референдумда да актив катнашып, шәһәрдә яшәүчеләр аның матур киләчәге өчен тавыш бирерләр, дип ышанам.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International